Татарстанда «Мәгариф» милли проекты кысаларында һәркайсы 1224 укучыга исәпләнгән ике мәктәп – Казанның Бондаренко урамында һәм Н.Җиһанов урамында төзеләчәк. Болардан тыш, республика авыл җирлекләрендә 6 спорт залын төзекләндерү планлаштырылган.
Тагын өч мәктәп – Казанда һәм республиканың Питрәч районында «Торак шәһәр һәм тирәлеге» милли проекты кысаларында барлыкка киләчәк.
Республика казнасы хисабына шулай ук барлыгы 3,3 мең укучыга исәпләнгән 4 мәктәп төзеше планлаштырылган.
Татарстан Республикасында 2020 елның 27 мартына социаль ипотека, инвестицион күп фатирлы йортлар төзелеше, аз катлы торак төзелеше программалары буенча 780 мең кв. м торак файдалануга тапшырылган, ягъни бу – планның 26,2%ы.
Бүген бу белешмәләрне Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Фәрит Хәнифов китерде.
Нурлатта капиталь төзекләндерүдән соң җәмәгать судьялары участоклары бинасы ачылды.
Ремонт барышында бинада фундаментны гидроизоляцияләү, коммуникацияләрне, түбә һәм тәрәзәләрне алмаштыру, эчке бизәкләү һәм территорияне төзекләндерү эшләре башкарылган. Шулай ук яңа җиһазлар куелган һәм халыкның аз хәрәкәтләнүче төркемнәре өчен шартлар булдырылган.
Баулы районында капиталь ремонттан соң «Нефтьче» бассейнын ачу тантанасы булды. Ачылу тантанасында район башлыгы Рамил Гатиятуллин һәм спорт һәм педагогик хезмәт ветераны Петр Потапов катнашты, алар җирле халыкны сәламләделәр һәм яңартылган объект ачылу белән котладылар.
Бассейнны капиталь ремонтлау 2019 елда башланды, ремонт эшләренә 98,5 млн.сум акча бүлеп бирелде. Спорт һәм көрәш заллары, шулай ук 25 метрлы һәм балалар өчен ике йөзү бассейны чынаяклары тулысынча яңартылды. Отделка һәм электромонтаж эшләре башкарылды, вентиляция системасы, түбә һәм керү төркеме ремонтланды, бассейннарны су әзерләү системасы яңартылды.
3 мартта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында 2020 елда Татарстан Республикасында спорт инфраструктурасы объектларын төзү программаларын гамәлгә ашыруга багышланган брифинг булды. Анда ТР Төзелеш, ТР Спорт министры Владимир Леонов һәм архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илшат Гыймаев катнашты.
Татарстанда 2020 елга спорт объектларын төзү һәм ремонтлау планнары турында Владимир Леонов сөйләде. «Татарстан спорт объектларын төзү һәм ремонтлау буенча тулы масштаблы программа көтә. 2020 елда федераль проект кысаларында төзелеш эшләрен, шулай ук капиталь ремонт программаларын исәпкә алып, Татарстан Республикасы бюджетыннан спорт инфраструктурасы объектларын төзү буенча республика программаларын гамәлгә ашыру өчен 3,8 млрд.сум бүлеп биреләчәк», - дип белдерде министр.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Нурлат шәһәренә эш сәфәре кысаларында капремонт ясалган балалар сәнәгать мәктәбендә булды.
Бу мәгариф оешмасына 1965 елда нигез салынган. 2018 бинага капиталь ремонт ясала башланган. Төзүчеләр түбәне, фасадны, инженер челтәрләрен яңартканнар.
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” Республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев “Адымнар – белемгә һәм килешүгә юл” күп телле белем бирү комплексы объектларын төзү мәсьәләләре буенча күчмә киңәшмә уздырды.
Минтимер Шәймиев Бондаренко урамындагы 1224 укучыга исәпләнгән төзелеше барышы белән танышты. Бина эчендә аңа уку класслары интерьерларының һәм булачак мәктәп коридорының өч вариантын тәкъдим иттеләр.
Татарстан Республикасында 2020 елда медицина учреждениеләрен төзү һәм капиталь төзекләндерү мәсьәләләре бүген ТР Баш инвестиция-төзеше идарәсендә узган киңәшмәдә каралды. Чара идарәнең Көньяк-Көнчыгыш, Яр Чаллы һәм Көнбатыш территориаль бүлекләре белән видеоконференцэлемтә режимында уздырылды.
Киңәшмәне ТР Баш инвестиция-төзеше идарәсе директоры Марат Айзатуллин уздырды. Анда шулай ук ТР сәламәтлек саклау минстры урынбасары Илдар Фатыйхов, проект һәм подряд оешмалары вәкилләре катнашты.
Алабуга районының Хлыстово авыланда тамашачылар залын, китапханә, түгәрәк дәресләре һәм методика кабинетларын берләштергән күпфункцияле үзәк ачылды
Үзәк 2019 елда Татарстанда авыл клубларын төзү республика программасы ярдәмендә барлыкка килде. Төзелеш өчен республика казнасыннан 12,9 млн. сум бирелде.
Бүген Казанның “Салават күпере” микрорайонында Илһам Шакиров урамында төзелгән һәркайсы 198 фатирдан торган 9 һәм 5 номерлы ике йорт файдалануга тапшырылды. Яңа йортларда бюджет оешмаларында эшләүчеләр, ятим балалар, грант алучы табиблар, шулай ук авария һәлендәге торакларлардан күчеп килүчеләр яшәячәк.
Йортларны төзүче – инвестор - ТР Президента каршындагы Дәүләт торак фонды. Техник заказчы – “Баш инвестиция-төзелеш идарәсе” дәүләт казна учреждениесе, подрядчы – “Ак Барс Строй” ҖЧҖ. Йортларның һәркайсы 18 каттан, 2 подъездан тора. Фатирларның гомуми мәйданы якынча 10 мең кв.метр