Түбән Кама районындагы чүплек “Экология” милли проектына кертелде

2020 елның 9 апреле, пәнҗешәмбе

“Экология” милли проектына Түбән Кама районының Прости авыландагы санкцияләнмәгән чүплек кертелгән. Моннан тыш, республикада 8 чистарту корылмасы төзеләчәк.

Түбән Кама районының Прости авыландагы санкцияләнмәгән чүплектән тыш, “Экология” милли проекты кысаларында Саба районының Шәмәрдән авыландагы нефть продуктлары белән агуланган җирләрдә рекультивация уздырылачак.

Шулай ук 8 биология чистарту корылмалары төзү планлаштырылган. Алабуга районында көнкүреш һәм сәнәгать агынты суларын чистарту корылмаларын реконструкцияләү, Тәтештә яңгыр канализациясе урнаштыру каралган.

Милли проектка кергән объектлардан тыш, Алабугада киртәләү дамбасын реконструкцияләү, Кама Тамагында һәм Лаеш районында Куйбышев сусаклагычларында яр ныгыту эшләре планлаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International