Баш инвестиция-төзелеш идарәсендә балалар лагерьларын капиталь төзекләндерү мәсьәләләре каралды

2020 елның 27 мае, чәршәмбе

ТР Баш инвестиция-төзелеш идарәсендә бүген балаларны сәламәтләндерү лагерьларын төзү, капиталь төзекләндерү һәм реконструкцияләү мәсьәләләре каралды. Киңәшмә идарәнең Яр Чаллы, Көньяк-Көнчыгыш һәм Көнбатыш территориаль бүлекләре белән видеоконференцэлемтә режимында үтте. Аны Баш инвестиция-төзелеш идарәсе директоры Марат Айзатуллин уздырды.

Чарада шулай ук ТР яшьләр эшләре министры урынбасары Ринат Садыков, проект һәм подряд оешмалары вәкилләре катнашты.

Киңәшмәдә катнашучылар объектларда төзелеш-монтаж эшләрен тәмамлауга кагылышлы мәсьәләләр, аларның җәйге чорда балаларны кабул итүгә әзерлеге турында фикер алышты.

2020 елда балаларны сәламәтләндерү лагерьларын төзү, капиталь төзекләндерү һәм реконструкцияләү программасы кысаларында республикада 11 объектта эш башкарыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International