Татарстан Президенты Әлмәттә онкология диспансерының төзелеп килүче радиология корпусын карады

2020 елның 10 апреле, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Әлмәттә эш сәфәре сыкаларында онкология диспансерының радиология корпусы төзелеше барышын карады.

Бүгенге көндә радиотерапевтик дәвалану өчен республиканың көньяк-көнчыгышында яшәүче 1,5 мең авыру Казанга барырга мәҗбүр. Радиология корпусы төзелеше заманча җиһазландырылган була һәм башкаладагы медицина учреждениеләре йөкләнешен киметергә ярдәм итәчәк. 

Ике катлы корпус шунда урнашкан бинага терәтеп планлаштырылган. Ике бина арасында пациентларны кабул итү урыны төзелә. Беренче катта кабул итү һәм процедуралар кабинетлары була. Икенче катта көндезге стационар урнаша. Радиология корпусы бер сменада 60 кеше кабул итә алачак, ягъни елына 30 мең нурлы терапия сеансы. 

Яңа радиология корпусын инфекцион госпитальнең резервы буларак куллану ниятләнә. График буенча медицина учреждениесе төзелешен апрель азагына тәмамлау көтелә. Рөстәм Миңнеханов эшләрне бер атнада тәмамларга йөкләде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International