ЯҢАЛЫКЛАР


31
гыйнвар, 2020 ел
җомга

Бүген Казанның «Сәйдәш» мәдәният сараенда «Безнең ишегалды» республика программасын гамәлгә ашыру кысаларында мәгариф воркшопына йомгак ясадылар. 

Искәртәбез, мәгариф воркшопы 27 гыйнварда башланып китте. Чараның төп максаты ишегаллары территорияләрен комплекслы үстерү тәкъдимнәрен әзерләү, аларны хәл итү юлларын ачыклау, шулай ук программаны гамәлгә ашыруга карата системалы алымнар табу иде.


29
гыйнвар, 2020 ел
чәршәмбе

Лениногорскида капиталь төзекләндерүдән соң Бадминтон үсеше үзәге ачылды. Үзәкне төзекләндерү Татарстанда 2019-2022 елларда гамәлгә куела торган физик күнегүләр һәм спорт үсеше буенча дәүләт программасын нигезендә тормышка ашырылды.  

Яңартылган спорт бинасының мәйданы – 1,6 мең кв.метр. Төзекләндерүгә республика казнасыннан 12,5 млн. сум акча бирелгән. Эш барышында бинаның түбәсе, ал диварлары, витражлар, инженер-техник тәэмин итү системалары ремонтланган. Шулай ук эчке бизәкләү эшләре башкарылган.


21
гыйнвар, 2020 ел
сишәмбе

Бина алдын һәм аның эчендәге аерым элементларын реставрацияләү турында бүген Юдино бистәсендәге Тимерьюлчылар мәдәният йортында объектны капиталь төзекләндерү кысаларында узган киңәшмәдә сөйләштеләр.

Фикер алышуда ТР мәдәният министры Ирада Әюпова, ТР мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин, ТР Баш инвестиция-төзелеш идарәсе директоры Марат Айзатуллин, Казан шәһәренең Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгы Сергей Миронов һәм башкалар катнашты.


14
гыйнвар, 2020 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Изге Ана иконасы соборын тергезү эшләре барышы белән таныштылар.

Татарстан Республикасы Президенты һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе белән бергә соборда шулай ук ТР Президент Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин, ТР Баш инвестиция-төзелеш идарәсе директоры Марат Айзатуллин һәм башкалар булды.


9
гыйнвар, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Татарстанның Кама Тамагы районында Куйбышев Затон шәһәр тибындагы поселогында дәвалау амбулаторяисе һәм Олы Бортас авылында фельдшер-акушерлык пункты ачалды.

Объектлар 2019 елда республика программаларын гамәлгә кую кысаларында төзелгән.


28
декабрь, 2019 ел
шимбә

Түбән Камада Туфан Миңнуллин исемендәге дәүләт драма театрының яңартылган бинасын ачу тантанасы узды.

Ачылу тантанасында сәхнәдә спектакльләрдән өзекләрдән тыш, җырлар яңгырады һәм биюләр тәкьдим ителде.

Быел театр бинасында капиталь реконструкция уздырылды. Республика программасы кысаларында бүленгән финанс чараларына 250 урынлы яңа зал төзелде. Элек төп зал буларак файдаланылган кече зал төзекләндерүдән соң татар балалар театры карамагына тапшырылды.

Казанның “Салават күпере” микрорайонында “Дуслар” балалар бакчасы ачылды. Яңа бакча 220 урынга исәпләнгән, аның 120 се – ясле балалары өчен.

Мәктәпкәчә учреждениедә физик күнегүләр, музыка заллары, медотика һәм логопед кабинетлары эшли. Шулай ук татар теле дәресләре бүлмәсе бар. Бакча территориясендә спорт-уен мәйданчыгы төзелгән.


27
декабрь, 2019 ел
җомга

Зәй кече фәннәр академиясе яңа бинага күчте. Аны ачу тантанасы район башлыгы катнашында узды.

Бүген сәләтле балаларны бер түбә астына җыйган бинада капиталь төзекләндерү эшләре 2019 елның көзендә башланды. Кыска вакыт эчендә бина алды яңартылды, инженер-техник тәэмин итү системасы, тәрәзә һәм ишекләр алмаштырылды. Шулай ук тулы күләмдә эчке бизәкләү эшләре һәм территорияне төзекләндерү эшләре башкарылды. Бу максатка республика казнасыннан 27 млн. сум акча бирелде.


25
декабрь, 2019 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кичә Имәнлек паркында булды. Ул анда паркның керү зонасында реконструкция нәтиҗәләре белән танышты.


23
декабрь, 2019 ел
дүшәмбе

Торак фонды һәм иҗтимагый-мәдәни объектларны капиталь төзекләндерү республика программаларының гамәлгә куелышы турында төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык минстры Ирек Фәйзуллин бүген ТР Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә сөйләде. Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.   


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International