Татарстан башкаласында “Адымнар – белемгә һәм килешүгә юл” күп телле белем бирү комплексын төзү дәвам итә. Ул “Мәгариф” милли проекты кысаларында гамәлгә куела. Кайбер авырлыклар булуга карамастан, төзелеш тукмамый, мәктәп 70 процентка әзер, объектны 1 сентябрьгә куллануга тапшырырга планлаштырабыз, дип сөйләде «Грань» төзелеш компаниясе генераль директоры Леонид Анисимов.
Үз-үзеңне изоляцияләү чорында мәктәпне төзү барышында барлык куркынычсызлык таләпләре үтәлә. Объектка кергәндә эшчеләрнең температурасын үлчиләр, куллар, өс киемнәре дезинфекцияләнә, битлекләр бирелә. Төзелеш техникасы шулай ук дезинфекцияләнә. Хезмәткәрләрнең һәркайсы белән куркынынычсызлык кагыйдәләрен үтәу буенча инструктаж уздырыла.
“Объектта һәр катта кулларны дезинфекцияләү чаралары куелган. Төзелеш объектында битлексез булган өчен 150 мең сумга кадәр штраф алырга мөмкин”, диде төзелеш оешмасының хезмәт саклау булугу җитәкчесе Светлана Хәйруллина.
Казанның Бондаренко урамындагы “Адымнар – белемгә һәм килешүгә юл” күп телле белем бирү комплексын төзүдә 316 кеше эшли. Аларга бер-берсеннән 1,5 метр араны саклау киңәш ителә. Подряд ешмалары җитәкчеләре буләе җитештерү киңәшмәләре видеоконференцэлемтә режимында уздырыла. Кабинетларда шулай ук һаваны чистарту корылмалары куелган.