ТР Президенты Түбән Кама районында төзекләндерелгән “Кама” үзәгендә булды

2020 елның 2 июне, сишәмбе

Түбән Кама районына эшлекле сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов  "Кама" балалар һәм яшүсмерләрне сәламәтләндерү, ялларын һәм эш белән тәэмин итүне оештыру үзәгендә булды.

Биредә ул видеоконференцлемтә аша Татарстан Республикасы Хөкүмәте белән "Артек" халыкара балалар лагере арасында килешүгә кул куюда катнашты. Документка имзаларын ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева һәм "Артек" ФДБМУ директоры Константин Федоренко куйдылар.

Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, быел барлыгы 11 балалар сәламәтләндерү лагере, биш яшьләр үзәге, 17 яшьләр-яшүсмерләр клубы ремонтланачак. "Әйтергә кирәк: кызганычка каршы, яшьләр өчен ял итү инфраструктурасы, бигрәк тә сәламәтләндерү лагерьлары, начар хәлдә. Күпчелек сәламәтләндерү лагерьлары юкка чыкты, күпмедер өлеше сакланса да, шул исәптән сәнәгать предпритиеләре лагерьлары да", - диде Татарстан Президенты.

"Без яңартылган "Кама" үзәген карадык, ул бөтен заманча таләпләргә туры килә. Ремонт һәм төзекләндерү эшләре югары сыйфатлы, балалар ялы һәм сәламәтләндерелүе өчен яхшы шартлар булдырылган. Әлеге лагерьнең ел буе эшли алуы мөһим, һәм минем фикеремчә, ул республика һәм Түбән Кама чараларын үткәрү мәйданчыгы була ала", - диде Рөстәм Миңнеханов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International