Ведомство турында

"ТР Баш инвестиция-төзелеш идарәсе" дәүләт казна учреждениесе 1960 елда оеша. Хәзерге вакытта Идарә ТР Министрлар Кабинетының "Татарстан Республикасы Баш инвестиция-төзелеш идарәсе" дәүләт казна учреждениесе турында" 2011 елның 31 октябрендәге 904 номерлы карары белән расланган Устав нигезендә эш итә.

"ТР Баш инвестиция-төзелеш идарәсе" ДКУ социаль-мәдәни һәм авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге күпсанлы объектларны төзү, үзгәртеп кору һәм ныклап төзекләндерү буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең төп заказчысы булып тора.

Идарәнең төп функцияләре:

- проект-эзләтү эшләрен башкаручыларны сайлау буенча тендер сатуларын оештыру,

- экспертизага тапшыру өчен проект документациясен тикшерүдә тоту һәм әзерләү һәм уңай Экспертиза бәяләмәсен алганнан соң проект документациясен раслау,

- төзү-монтажлау эшләрен башкаручыларны һәм җиһазлар белән тәэмин итүчеләрне сайлау буенча тендер сатулары оештыру,

- төзелеш контролен гамәлгә ашыру,

- объектны эксплуатациягә кертү һ.б.

2014 елда "ТР Баш инвестиция-төзелеш идарәсе" ДКУ составына "Җир асты транспорт корылмаларын төзү дирекциясе" дәүләт казна учреждениесе керде, ул хәзерге вакытта "ТР Баш инвестиция-төзелеш идарәсе" ДКУ җир асты транспорт корылмаларын төзү бүлеге итеп үзгәртеп атала.

Шулай ук 2014 елда "ТР Баш инвестиция-төзелеш идарәсе" ДКУ базасында "Татарстан Республикасы Торак-коммуналь хуҗалыгы фонды" коммерциясез оешма оештырылды, ул күпфатирлы йортларда ныклап төзекләндерүне сыйфатлы итеп уздыруны тәэмин итә.

Эшчәнлекне камилләштерү максатларында 2015 елда Идарә составында республиканың төрле районнарында алты территориаль бүлекчә булдырылды: "ТР Баш инвестиция-төзелеш идарәсе" ДКУ Үзәк, Төньяк, Көнбатыш, Кама аръягы, Көньяк-Көнчыгыш һәм Яр Чаллы территориаль бүлекләре. Хәзерге вакытта Идарә структурасы 30 бүлектән һәм 300 хезмәткәрдән тора.

Татарстан Республикасының Баш инвестиция-төзелеш идарәсе төзелеш һәм ныклап төзекләндерү өлкәсендә берничә федераль һәм республика программаларын тормышка ашыруда актив катнаша, алар арасында: "Үтемле тирәлек" программасы, иҗтимагый киңлекләрне үстерү буенча, мәдәният билгеләнешендәге объектларны, балаларны савыктыру лагерьларын, гомуми белем бирү мәктәпләрен ныклап төзекләндерү, спорт учреждениеләре, авыл клублары, сәнәгать парклары төзү һ.б.

Казанны 1000 еллыкка әзерләгәндә Идарә шактый әһәмиятле өлеш кертте: уникаль объектлар төзелде: ТР Хөкүмәте бинасы, ТР ЭЭМ ЮХИДИ административ бинасы, халыкара ат спорты комплексы, "Казан" халыкара аэропорты бизнес-терминалы, "Казан" тау-савыктыру спорт комплексы. ТР БИТИ шулай ук Игенчеләр сарае, "Химград" технопаркы, инновацияле IT-парк һ.б. кебек проектларны гамәлгә ашыруда да катнашты.

Идарә Казанда 2013 елгы Универсиаданы уздыру өчен спорт корылмалары төзелешенә техник күзәтчелек башкарды, алар арасында "Ак Барс" көрәш сарае, Казан теннис академиясе, "Санкт-Петербург" волейбол үзәге, Ишкәкле спорт төрләре үзәге кебек уникаль булганнары да бар иде.

2015 елда Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионатына әзерлек кысаларында "Казан аренасы" стадионында түшәмәнең вакытлы корылмаларын торгызу эшләре башкарылды, Спортның су төрләре сараенда сикерү каланчасы үзгәртеп корылды, Казансу елгасының төбен тирәнәйтү, су полосы өчен ачык бассейн торгызу кебек эшләр башкарылды.

ТР БИТИ тарихи һәм мәдәни ядкәрләрне торгызу буенча "Татарстанның мәдәни мирасы: борынгы Болгар шәһәре һәм Зөя утрау-каласы" комплекслы проектында катнаша.

Социаль-мәдәни үсеш өлкәсендә дәүләт программаларын, инвестиция проектларын билгеләнгән срокларын тормышка ашыру - "ТР Баш инвестиция-төзелеш идарәсе" ДКУ өстенлекле бурычлары булып тора.

 

Соңгы яңарту: 2018 елның 10 декабре, 14:25

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International