МАС Капстрой (МАС УКС)

"Татарстан Республикасында мәгълүмат һәм коммуникация технологияләрен үстерү һәм куллану" (2008-2010 елларга "Электрон Татарстан") республика максатчан программасын үтәү максатларында "ТР Баш инвестиция-төзелеш идарәсе" ДКУ җитәкчелегендә "Капстрой" мәгълүмати-аналитик системасы" эшләнде.
     Киң мәгънәсендә әлеге система, программаны формалаштырудан алып һәм объектларны баланска тапшыру белән төгәлләп, төзелеш базарында катнашучыларның барысы өчен дә бердәм мәгълүмат тирәлеген (мәгълүмат платформасын) оештыру өчен билгеләнгән.
     Бүгенге көндә Система кысаларында, WEB-интерфейс аша электрон рәвештә актларны тапшыру юлы белән, республика программалары титулларына кертелгән төзелеш объектлары буенча башкарылган эшләрнең актларын кабул итүне тизләтү өчен билгеләнгән блок эшләнде һәм функцияли. Шул рәвешле, подрядчы читтән торып, теләсә кайсы урында башкарылган эшләрне тапшыра ала. Системада башкарылган эшләр турында КС-2 формасы буенча кертелә торган актларны элегрәк кертелгән сметалар һәм актлар белән автомат чагыштыру функционалы каралган. Ул башкарылган эшләр турында актларны килештерү вакытын шактый кыскарту мөмкинлеген бирә.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International