Чаллыда “Юбилейный” йөзү бассейны ачылды

2020 елның 5 июне, җомга

Кичә Яр Чаллы шәһәрендә “Юбилейный” йөзү бассейны ачылды. Яңа объектны ачу тантанасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Бу спорт корылмасы  «Демография» илкүләм проектының «Спорт – тормыш нормасы» федераль проекты кысаларында төзелгән.

Бассейн бер ел эчендә төзелгән. Анда олылар өчен 6 юл, балалар бассейны бар, тамашачылар өчен 50 урынлык трибуналар, коры йөзү залы, тренажер зал каралган.  Бассейн тәүлегенә 600 кешегә хезмәт күрсәтә алачак, шул исәптән, 450 – олылар һәм 150 бала өчен.

“Юбилейный” бассейны ике мәктәп янәшәсендә урнашкан һәм ул әлеге уку йортларында белем алучы укучыларга өчен дә  физкультура дәресләрендә ачык булачак. Моннан тыш, бассейн физик мөмкинлеге чикле булган кешеләр өчен яраклаштырылган.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, «Юбилей» бассейны «Спорт – тормыш нормасы» федераль проекты кысаларында төзелгән. Ул Россия Федерациясе Президентына республикада гамәлгә ашырылучы күп кенә инициативаларны һәм проектларны, шул исәптән спорт өлкәсендә дә, хуплаган өчен рәхмәт әйтте.

«Су спорты төрләре Татарстанда аеруча популяр, «Юбилей» бассейны спорт белән шөгыльләнергә теләүчеләр өчен, яңа чемпионнар тәрбияләү өчен ярдәм булачак», - диде Рөстәм Миңнеханов.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International