ЯҢАЛЫКЛАР


25
июнь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Казанның Дәрвишләр бистәсендәге С.Сәид-Галиев исемендәге мәдәният сарае капиталь ремонттан соң ачылды. Тантанада Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе мәдәният министры урынбасары Владимир Осинцев, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

С.Сәид-Галиев исемендәге мәдәният сарае – Казанның иң өлкән мәдәният сарайларының берсе, Сталин дәвере архитектура һәйкәле, аңа совет партия эшлеклесе Сәхибгәрәй Сәид-Галиев исеме бирелгән. Бу мәдәният учагы 1959 елда төзелгән.


8
июнь, 2020 ел
дүшәмбе

“Республикада җәйге лагерьлар күптән төзелгәне булмады. Совет чорыннан соң төзелүче бу беренче лагерь дип әйтергә мөмкин. Проектны “Татинвестгражданпроект” институты эшләде. Ул башка регионнарда да файдаланылыр дип уйлыйбыз. Төзү эшләрен башлар алдыннан башка субъектлар тәҗрибәсен өйрәндек, ләкин ярашлы стандарт проектлар тапмадык”, дип сөйләде ТР Баш инвестиция-төзелеш идарәсе директоры Марат Айзатуллин. Идарә лагерь төзелешенең дәүләт заказчысы.

90 кешегә исәпләнгән лагерь 9 корпустан тора, шул исәптән, 3 йокы корпусы, ашханә, клуб, медицина пункты бар.  1 июльгә төзелеш-монтаж эшләрен тәмамлау планлаштырыла, соңрак ТР Яшьләр эшләре министрлыгына тапшырылачак.


5
июнь, 2020 ел
җомга

Кичә Яр Чаллы шәһәрендә “Юбилейный” йөзү бассейны ачылды. Яңа объектны ачу тантанасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Бу спорт корылмасы  «Демография» илкүләм проектының «Спорт – тормыш нормасы» федераль проекты кысаларында төзелгән.
Бассейн бер ел эчендә төзелгән. Анда олылар өчен 6 юл, балалар бассейны бар, тамашачылар өчен 50 урынлык трибуналар, коры йөзү залы, тренажер зал каралган.  Бассейн тәүлегенә 600 кешегә хезмәт күрсәтә алачак, шул исәптән, 450 – олылар һәм 150 бала өчен. 

 


4
июнь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Чаллыга эш сәфәре барышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов шәһәр инфраструктурасы объектларын төзекләндерү белән танышты. Ул Азатлык мәйданына барды һәм анда республика программасы кысаларында үзгәртеп коруның барышы белән танышты.


2
июнь, 2020 ел
сишәмбе

Түбән Кама районына эшлекле сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов  "Кама" балалар һәм яшүсмерләрне сәламәтләндерү, ялларын һәм эш белән тәэмин итүне оештыру үзәгендә булды.

Биредә ул видеоконференцлемтә аша Татарстан Республикасы Хөкүмәте белән "Артек" халыкара балалар лагере арасында килешүгә кул куюда катнашты. Документка имзаларын ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева һәм "Артек" ФДБМУ директоры Константин Федоренко куйдылар.


27
май, 2020 ел
чәршәмбе

ТР Баш инвестиция-төзелеш идарәсендә бүген балаларны сәламәтләндерү лагерьларын төзү, капиталь төзекләндерү һәм реконструкцияләү мәсьәләләре каралды. Киңәшмә идарәнең Яр Чаллы, Көньяк-Көнчыгыш һәм Көнбатыш территориаль бүлекләре белән видеоконференцэлемтә режимында үтте. Аны Баш инвестиция-төзелеш идарәсе директоры Марат Айзатуллин уздырды.

Чарада шулай ук ТР яшьләр эшләре министры урынбасары Ринат Садыков, проект һәм подряд оешмалары вәкилләре катнашты.


11
апрель, 2020 ел
шимбә

Казанның Нәҗип Җиһанов урамында 1224 урынга исәпләнгән гомуми белем бирү мәктәбен төзү үз-үзеңне изоляцияләү чорында да төзүне дәвам итәләр. Объектны яңа уку елына файдалануга тапшырырга планлаштыралар. Бу турыда «Ак таш» төзелеш компаниясе директоры урынбасары Дмитрий Клыков сөйләде.


10
апрель, 2020 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Әлмәттә эш сәфәре сыкаларында онкология диспансерының радиология корпусы төзелеше барышын карады.

Бүгенге көндә радиотерапевтик дәвалану өчен республиканың көньяк-көнчыгышында яшәүче 1,5 мең авыру Казанга барырга мәҗбүр. Радиология корпусы төзелеше заманча җиһазландырылган була һәм башкаладагы медицина учреждениеләре йөкләнешен киметергә ярдәм итәчәк. 

Татарстан башкаласында “Адымнар – белемгә һәм килешүгә юл” күп телле белем бирү комплексын төзү дәвам итә. Ул “Мәгариф” милли проекты кысаларында гамәлгә куела. Кайбер авырлыклар булуга карамастан, төзелеш тукмамый, мәктәп 70 процентка әзер, объектны 1 сентябрьгә куллануга тапшырырга планлаштырабыз, дип сөйләде «Грань» төзелеш компаниясе генераль директоры Леонид Анисимов.


9
апрель, 2020 ел
пәнҗешәмбе

“Экология” милли проектына Түбән Кама районының Прости авыландагы санкцияләнмәгән чүплек кертелгән. Моннан тыш, республикада 8 чистарту корылмасы төзеләчәк.

Түбән Кама районының Прости авыландагы санкцияләнмәгән чүплектән тыш, “Экология” милли проекты кысаларында Саба районының Шәмәрдән авыландагы нефть продуктлары белән агуланган җирләрдә рекультивация уздырылачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International