“Республикада җәйге лагерьлар күптән төзелгәне булмады. Совет чорыннан соң төзелүче бу беренче лагерь дип әйтергә мөмкин. Проектны “Татинвестгражданпроект” институты эшләде. Ул башка регионнарда да файдаланылыр дип уйлыйбыз. Төзү эшләрен башлар алдыннан башка субъектлар тәҗрибәсен өйрәндек, ләкин ярашлы стандарт проектлар тапмадык”, дип сөйләде ТР Баш инвестиция-төзелеш идарәсе директоры Марат Айзатуллин. Идарә лагерь төзелешенең дәүләт заказчысы.
90 кешегә исәпләнгән лагерь 9 корпустан тора, шул исәптән, 3 йокы корпусы, ашханә, клуб, медицина пункты бар. 1 июльгә төзелеш-монтаж эшләрен тәмамлау планлаштырыла, соңрак ТР Яшьләр эшләре министрлыгына тапшырылачак.
Кама Тамагы районы башлыгы Наил Вазыйхов әйтүенчә, лагерь районда бердәнбер. Әлегә кадәр булган лагерь санитарлык таләпләренә һәм янгын куркынычсызлыгана җавап бирмәү сәбәпле, ике ел элек ябылган. “Район балаларына ял итү урыны юк иде”, диде ул.
“Җәй – балаларга” программасы республикада 2019 елда кабул ителде. Ул өч елга исәпләнгән. Гомуми финанслау күләме – 7 млрд сум. Кама Тамагында лагерь төзелеше өчен республика казнасыннан 231 млн. сум акча тотылган.