Татарстанда 2020 елда милли проектлар кысаларында 5 мәктәп төзеләчәк

2020 елның 30 марты, дүшәмбе

Татарстанда «Мәгариф» милли проекты кысаларында һәркайсы 1224 укучыга исәпләнгән ике мәктәп – Казанның Бондаренко урамында һәм Н.Җиһанов урамында төзеләчәк. Болардан тыш, республика авыл җирлекләрендә 6 спорт залын төзекләндерү планлаштырылган.

Тагын өч мәктәп – Казанда һәм республиканың Питрәч районында «Торак шәһәр һәм тирәлеге» милли проекты кысаларында барлыкка киләчәк.

Республика казнасы хисабына шулай ук барлыгы 3,3 мең укучыга исәпләнгән 4 мәктәп төзеше планлаштырылган.

Шулай ук 7 гомуми белем бирү учреждениесен проектлау буенча эш алып барыла. Мәктәпләр Татарстан авылларында барлыкка киләчәк.

Мәктәпләр төзүдән тыш, 2020 елда республикада 128 мәктәпкәчә һәм гомуми белем бирү учреждениесендә капиталь төзекләндерү эшләре башкарылачак. Шулай ук 44 мәктәптә функциональ зоналар булдырылачак. Гомуми финанслау – 3,13 млрд. сум тәшкил итә.

Агымдагы елда 22 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе төзеләчәк. Нәтиҗәдә, балалар өчен барлыгы 5 мең урын булдырылачак, аларның 2,5 меңе – ясле төркемнәре. Шул исәптән 12 балалар бакчасы республикада “Демография” милли проекты кысаларында төзеләчәк. Гомуми финанслау күләме - 4,7 млрд.сум.

Болардан тыш, “Демография” милли проекты буенча Татарстанда Арча районының Яңа Чурилино авылында психоневрология интернатының 97 урынга исәпләнгән торак корпусы төзелә.

Чаллы шәһәрендә бассейн, шугалак, Яшел Үзән районының Васильево бистәсендә универсаль спорт залы төзү планлаштырылган.

ТР Баш инвестиция-төзелеш идарәсе республикада 6 милли проектны гамәлгә куюуда катнаша. Гомуми финанслау 12,5 млрд. сум күләмендә каралган. Финанс чаралары «Демография», «Торак шәһәр һәм тирәлеге», «Экология», «Мәгариф», «Сәламәтлек саклау» һәм «Мәдәният» милли проектларын тормышка ашыруга тотылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International