Казанның Нәҗип Җиһанов урамында 1224 урынга исәпләнгән гомуми белем бирү мәктәбен төзү үз-үзеңне изоляцияләү чорында да төзүне дәвам итәләр. Объектны яңа уку елына файдалануга тапшырырга планлаштыралар. Бу турыда «Ак таш» төзелеш компаниясе директоры урынбасары Дмитрий Клыков сөйләде.
«Вазгыять төзелеш темпларында чагылыш тапмый. Объектның эчке эшләрен башкарасы бар. Эшләрне июль аенда тәмамларга, августта объектны файдалануга тапшырырга планлаштырабыз, ә 1 сентябрьдә мәктәпкә балалар килергә тиеш», — диде Дмитрий Клыков.
Хәзер төзелеш мәйданында өстәмә куркынычсызлык чаралары күрелә: хезмәткәрләрнең температурасын үлчиләр, кулларны дезинфекциялиләр, каска гына түгел, битлек тә бирәләр. 25 мең кв. метрлы объектта 196 төзүче эшли. Бинада илледән артык сыйныф бүлмәсе һәм берничә бассейн булачак.
«Мәктәптә зур спорт залы, ике өлешкә бүленгән иркен ашханә, өлкәннәр өчен 25 метрлы бассейн һәм башлангыч сыйныфларга кечерәк бассейн булачак», — дип сөйләде «Ак таш» төзелеш-монтажлау компаниясенең баш инженеры Илфат Закирҗанов.