ЯҢАЛЫКЛАР


31
август, 2020 ел
дүшәмбе

Бүген безнең бурыч –хәзерге шартларда балаларга конкуренциягә сәләтле булырлык яхшы белем бирү. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чистайда 2 нче лицей ачылышында хәбәр итте. Лицейны ачу тантанасы Татарстан Республикасы Президентының Чистай муниципаль районына сәфәре кысаларында узды.

Яңа лицей шәһәрнең Полющенков урамында урнашкан һәм 800 урынга исәпләнгән. Мәктәп берничә функциональ зонага бүленгән. Башлалангыч сыйныфлар 1 нче һәм 2 нче катта урнашкан. Спорт зонасы мәктәп яны территориясенә чыгарлык итеп оештырылган. Киенү бүлмәләре, душлар, санузеллар тиешенчә корылган. 1нче катта шулай ук 400 урынга исәпләнгән аш залы, 2 нче катта 266 урынга исәпләнгән актлар залы, 3 нче катта китапханә урын алган.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Советлар Союзы Герое Галимҗан Камалиев исемендәге күп юнәлешле яңа мәктәп ачты. Мәктәп Питрәч муниципаль районының «Царево Village» торак комплексында төзелгән һәм 1224 укучыга исәпләнә. Мәгариф оешмасы «Мәгариф» илкүләм проекты кысаларында корылган.

«Әлегә кадәр авыл районнарында мондый дәрәҗәдәге мәктәпләр төзелмәде, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Бу – үрнәк проект. Янәшәдә балалар бакчасы булу, торак комплексы төзелү икеләтә күркәм. Балалар өчен бөтен шартлар да тудырыла. Мәктәпнең Советлар Союзы Герое Галимҗан Камалиев исемен йөртүе дә сөенечле. Ата-бабаларыбыз салган традицияләр, аларның Бөек Ватан сугышы чорындагы каһарманлыкларын без һәрвакыт истә тотарга тиеш. Яңа буынны безнең геройлар мисалында тәрбияләргә кирәк».

Бүген Казанның Юдино бистәсендә капиталь төзекләндерүдән соң Тимер юлчылар мәдәният сарае ачылды. Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин катнашты.

Тимер юлчылар мәдәният сарае – Казанның иң борынгы мәдәният йортларыннан берсе, тарихи архитектура ядкяре. Объект 1959 елда төзелгән. Реконструкция барышында белгечләр бинаның тарихи йөзен сакларга тырышкан. Бизәкләүдә, мәгълүмати күрсәткечләрдә тимер юлы темасы чагылыш тапкан.


29
август, 2020 ел
шимбә

Казанда Кабан күле яр буеның икенче чираты ачылды. Яңартылган яр буенда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Хөкүмәте рәисе урынбасары Марат Хөснуллин, Россия Президентының Идел буе Федераль округында вәкаләтле вәкиле  Игорь Комаров һәм башка дәрәҗәле кунаклар булды.

Биредә спорт мәйданы, барбекю зонасы эшли, яшүсмерләр спорт мәктәбенең ишкәкле спорт күнегүләре уза, күл чистрату һәм дендрология системасыбулдырылган. Велосипедчылар юлы эшләнгән. Шулай ук территориядә көймә прокаты, кафе һәм туалет эшләячәк.


28
август, 2020 ел
җомга

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин кичә эшлекле сәфәр белән Апас муниципаль районында булды.  

Сәфәр барышында ТР Премьер-министры Апас районы үзәгендә капиталь төзекләндерелгән мәдәният йортында булды (Гагарин ур., 9 йорт).

Бина республика бюджеты хисабына капиталь төзекләндерелгән. 1977 елда төзелгән Мәдәният йорты бинасында җылыту системасын яңартканнар һәм тәрәзәләре алыштырылган. Ярты ел эчендә подрядчылар фундаментны ныгыткан, электр һәм су белән тәэмин итү системаларын алыштырган, түбәне ремонтлаган. Әйләнә-тирәне төзекләндергәннәр. Яңа мебель һәм җиһазлар куйганнар.


27
август, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Созвездие–Йолдызлык» арт-резиденциясен ачуда катнашты. Яңа мәйданчык Казандагы тарихи Алафузов театры бинасында урнашкан (Гладилов ур., 49).

Чарада Башкортостан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров та катнашты.

Рөстәм Миңнеханов чыгышында билгеләп үткәнчә, Татарстанда «Созвездие-Йолдызлык» хәрәкәте булу белән горурланалар, анда 70-90 меңләп бала катнаша. Яңа «Созвездие–Йолдызлык» театрын ул ТАССРның еллыгына шәһәр кешеләре өчен лаеклы бүләк дип атады. «Сез монда иҗат итә аласыз, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Казанның мәдәният картасында яңа нокта барлыкка килде, ул шәһәрнең бөтен Киров районына яңа импульс бирәчәк».

Чаллы шәһәрендә “Демография” илкүләм проекты кысаларында төзелгән яңа боз сарае ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясеннән төзелгән, үзгәртеп корылган капиталь төзелеш объектының проект документлары таләпләренә, шул исәптән энергетика нәтиҗәлелеге таләпләренә һәм капиталь төзелеш объектының кулланыла торган энергетика ресурсларын исәпкә алу җайланмалары белән тәэмин ителеше таләпләренә туры килүе турында бәяләмә алды.

Бинаның гомуми мәйданы – 4,4 мең кв.метр. Боз кырының размеры – 58x28 метр. Шулай ук бинада хоккейчылар өчен 4 киенү-чишенү бүлмәсе, гардероб, медицина кабинеты, кар чистарту җайланмасын саклау урыны, спортчылар өчен шөгыльләнү һәм шугалакларны прокатка бирү заллары урнашкан. Спорт объекты 230 утырту урынына исәпләнгән.


25
август, 2020 ел
сишәмбе

ТР Тукай муниципаль районының Түбән Суык-Су авылында “Алга” универсаль спорт комплексын ачу тантанасы узды.

Ачылыш тантанасында ТР Дәүлә Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, ТР спорт министры урынбсары Хәлил Шәйхетдинов, район башлыгы Фаил Камаев һәм башкалар катнашты.

Яңа объект спортның күп төрләре өчен яраклы. Биредә күнегүләр залы, баскетбол, волейбол һәм мини-футбол буенча ярыш уздыру, көрәш һәм тренажер заллары бар.

Кичә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Яшел Үзән муниципаль районында эш сәфәрендә булды.

Ул 220 урынга исәпләнгән «Кораблик» яңа балалар бакчасын ачуда катнашты. Объект бер елдан да ким вакыт эчендә төзелгән. Бакчада 12 төркем булачак, шул исәптән 1 – 3 яшьлек балалар өчен 6 ясле төркеме, 3 – 4 яшьлекләр өчен 1 төркем, 5 – 6 яшьлекләр өчен 1 өлкән төркем, 2 уртача яшьтәгеләр һәм 2 әзерлек төркеме эшләячәк.  

Монда физкультура һәм музыка заллары, методика кабинеты, психолог һәм логопед кабинетлары, медицина блогы һәм башкалар бар.


29
июнь, 2020 ел
дүшәмбе

“Бу – республикада район җирлегендә төзелүче иң зур мәктәп. Әлегә кадәр бу күләмдәге укучыларны сыйдырышлы мәктәпләр бары тик Казан, Яр Чаллы, Алабуга һәм Түбән Кама шәһәрләрендә генә төзелде. Төзелеш “Торак һәм шәһәр моһите” илкүләм проектын тормышка  ашыру кысаларында башкарыла”. Бүгенге көнгә төзелеш эшләре тәмамланды. Хәзер инженер-техник челтәрләрне урнаштыру, эчке эшләр һәм территорияне төзекләндерү бара”, - дип сөйләде ТР Баш инвестиция-төзелеш идарәсе директоры урынбасары Станислав Шырыбыров.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International