Марат Айзатуллин Чистайда 2нче лицей ачылышында катнашты

2020 елның 31 августы, дүшәмбе

Бүген безнең бурыч –хәзерге шартларда балаларга конкуренциягә сәләтле булырлык яхшы белем бирү. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чистайда 2 нче лицей ачылышында хәбәр итте. Лицейны ачу тантанасы Татарстан Республикасы Президентының Чистай муниципаль районына сәфәре кысаларында узды.

Яңа лицей шәһәрнең Полющенков урамында урнашкан һәм 800 урынга исәпләнгән. Мәктәп берничә функциональ зонага бүленгән. Башлалангыч сыйныфлар 1 нче һәм 2 нче катта урнашкан. Спорт зонасы мәктәп яны территориясенә чыгарлык итеп оештырылган. Киенү бүлмәләре, душлар, санузеллар тиешенчә корылган. 1нче катта шулай ук 400 урынга исәпләнгән аш залы, 2 нче катта 266 урынга исәпләнгән актлар залы, 3 нче катта китапханә урын алган.

Лицейның үзенчәлеге «мәктәп – югары уку йорты – шәһәр барлыкка китерүче предприятиеләр», коллаборациясендә, төп максаты – район икътисадының конкуренциягә сәләтен арттыру өчен киләчәк буынны укыту һәм тәрбияләү.  Лицейның А.Н.Туполев исемендәге Казан милли тикшеренүләр техник университетының Чистай филиалы һәм район оешмалары белән хезмәттәшлектә эшләве планлаштырыла.

Яңа бинаны ачу тантанасында шулай ук ТР Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов, ТР Баш инвестиция-төзелеш идарәсе директоры Марат Айзатуллин һәм башкалар катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International