Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Казанның 187нче күп профильле лицей укучыларын Белем көне һәм яңа уку елы башлану белән котлады.
Лицей Казанның Совет районында (Нәҗип Җиһанов урамы, 4 нче йорт)урнашкан һәм 1224 укучыга исәпләнгән.Бинада башлангыч сыйныфлар өчен аерым блок каралган. Шулай ук озайтылган көн төркемнәре өчен 4 уен бүлмәсе, 2 йокы бүлмәсе, логопед кабинеты урнашкан. Спорт блогы бассейннар һәм спорт залларыннан тора (шул исәптән, 529 кв.метрлы зур зал һәм 281 кв.метрлы кече спорт залы). 456 урынлы ашау бүлмәсе, 562 урынлы актлар залы, музыка, хореография һәм башка кабинетлар урын алган. Лицей базасында Совет районының 21 нче балалар музыка мәктәбе филиалы эшләячәк. Моннан тыш, бинаның 1нче катында инженер-технология сыйныфлары, программалаштыру, пилотсыз очкыч аппаратлары һәм башка сыйныфлардан торган IT-полигон урнашкан.
“Барыгызны да зур канәгатьлек белән Белем көне һәм яңа уку елы башлану белән котлыйм, - диде ТР Премьер-министры, яңа мәктәп укучылары каршында чыгыш ясап. Татарстан Республикасында белем бирү системасын үстерү һәм камилләштерүгә һәрвакытта да аерым игътибар бирелә. Быел гына да республикада 8 яңа мәктәп ачыла, шулай ук Совет районында да. Сез яңа заманча мәктәп ишекләрен ачып керәсез, анда үсү, камилләшү өчен барлык шартлар да тудырылган”.
Алексей Песошин искә төшергәнчә, быел республикада 56 мең бала 1 класска бара. Ул барлык укучыларга уңышлы уку елы һәм яхшы билгеләр генә алуларын теләде.
ТР Хөкүмәте башлыгы шулай ук мәктәпне вакытында файдалануга тапшырган төзүчеләргә рәхмәт белдерде.