Татарстанда 2022 елда төзекләндерү объектлары өчен тавыш бирү башлана

2021 елның 22 апреле, пәнҗешәмбе

26 апрельдән 30 майга кадәр татарстанлылар 2022 елда төзекләндереләчәк җәмәгать киңлекләре һәм ишегаллары өчен тавыш бирүдә катнаша, шулай ук Казансу елгасының үсеш стратегиясе буенча фикер калдыра алалар. Сораштыру Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталында уздырылачак, тавыш бирүне шулай ук КФҮтә узарга мөмкин булачак. Бу хакта матбугат конференциясендә ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов сөйләде. ТР Дәүләт хезмәтләре порталында да, соңгы яңартуны куеп, «ТР Хезмәтләре» кушымтасында да тавыш бирергә мөмкин булачак. Хәзер порталны 2,5 миллионнан артык татарстанлы файдалана, дип журналистларга ТР Дәүләт идарәсенең Цифрлы үсеш, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрының беренче урынбасары Илья Начвин хәбәр итте. Алексей Фролов, үз чиратында, мондый мөмкинлекләре булмаган кешеләргә, ә бу, кагыйдә буларак, өлкән буын вәкилләре сервисны файдаланырга һәм тавыш бирергә булышырлар, дип өстәде – волонтерлар республиканың тугыз шәһәрендә һәм районында эшләячәк. Казанда ярдәм сорап Совет бүлегенә (Җиңү проспекты, 214), Көньяк бүлегенә (Җиңү проспекты, 100), Дәрвишләр бүлегенә (Главная ур., 60) һәм Вахитов бүлегенә (Достоевский ур., 35/10) мөрәҗәгать итәргә мөмкин булачак. Ул билгеләп үткәнчә, соңгы 6 елда Татарстанда 400дән артык территория төзекләндерелгән, шул исәптән милли проект кысаларында да. 2022 елда җәмәгать пространстволарын төзекләндерү буенча тавышка, ә бу-сораштыруның беренче блогы, бөтен республикадан 201 объект: бер муниципалитеттан 2-3, башкаларыннан 10дан артык чыгарылган. Кайберәүләр инде узган елларда төзекләндерелә башлаган, 2-3 чиратны тормышка ашыру өчен тавыш бирергә мөмкин, ә икенчеләре программада беренче тапкыр катнашачак. «Тавыш бирү процессына безнең республикада яшәүчеләрне мөмкин кадәр күбрәк җәлеп итәсе килә", - дип белдерде министр урынбасары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International