ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре минстрлыгы башлыгы торак пунктлары чикләре турындагы белешмәләрне КБДРна кертү эше хакында хәбәр итте

2021 елның 29 марты, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин торак пунктлары чикләре турындагы мәгълүматларны Күчемсез мөлкәтнең бердәм дәүләт реестрына кертү буенча эшләрнең барышы турында хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

Бүгенге көндә Күчемсез мөлкәтнең бердәм дәүләт реестрында 3119 торак пунктның 949 ы (30%) чикләре турында белешмәләр бар. Фәнил Әһлиуллин билгеләп үткәнчә, 913 муниципаль берәмлекнең 244енә керүче барлык торак пунктларының чикләре кадастр исәбенә куелган. Төрле башкаручыларның эшендә 278 җирлекнең генераль планнары бар, аларның үтәлеше 920дән артык торак пунктның чикләрен кадастр исәбенә куюны тәэмин итәчәк. Шулай итеп, 390 муниципаль берәмлекнең генераль планнарын эшләргә һәм, димәк, 1200 торак пунктының чикләрен кадастр исәбенә куярга кирәк.

2018 елдан җирлекләрнең генераль планнары белән (235 генплан) 800 торак пункт чикләре билгеләнгән, әмма бары тик 560 торак пункты гына кадастр исәбенә куелган. Министр шулай ук территориаль планлаштыру һәм шәһәр төзелешен зоналаштыру документларын раслау буенча эшләрне тәмамлау өчен КБДРна торак пунктлары һәм территориаль зоналар чикләре турында белешмәләр кертергә кирәк, дип ассызыклады.

Фәнил Әһлиуллин муниципаль районнар уставларын шәһәр төзелеше законнарына туры китерү буенча эшләрне тәмамлау зарурлыгына игътибар итте. Ул искәрткәнчә, республикада кабул ителгән карар нигезендә, генераль планнарны һәм җирдән файдалану һәм җирлекләр төзү кагыйдәләрен раслау муниципаль район Советына беркетелергә тиеш.

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы башлыгы үз чыгышында шулай ук Татарстан чиген билгеләү турында да сөйләде. Республика чигенең гомуми озынлыгы 3500 километрга якын. Чикне билгеләү эшләре барышында башта 570дән артык проблемалы участок ачыкланган. Бүгенге көндә аларның 85%ы буенча бәхәсле мәсьәләләр хәл ителгән.

Оренбург өлкәсе һәм Чуаш Республикасы чикләре буенча эшче төркемнәрнең уртак утырышларында чикләр узуның эш проектлары расланган. Килешү этабында чикне билгеләү турында килешүләр проектлары бар. Марий Эл Республикасы, Башкортостан Республикасы, Ульяновск һәм Самара өлкәләре белән чик проектларын килештерү буенча эш тәмамланып килә.  

Проектның төп өлеше буенча Киров өлкәсе белән килештерү уңышлы алып барыла. Әмма безнең басу аша кишәрлекләрне килештерү Киров өлкәсенең катгый позициясенә эләгә, ул аларның гамәлдә булуын танудан баш тарта.

Удмуртия Республикасы белән чик буенча бүгенге көндә Әгерҗе шәһәре янында урнашкан чик участогы гына килештерүнең актив фазасында тора. Кызганычка каршы, чикнең калган өлеше буенча проект инде ярты елдан артык Удмуртиядә каралып, аның ягыннан башкаручы булмау сәбәпле, туктатылган хәлдә.

Фәнил Әһлиуллин ассызыклаганча, Оренбург һәм Ульяновск өлкәләрендә, Марий Эл һәм Башкортостан Республикаларында бүгенге көндә чикләрне билгеләү буенча эшләрне башкаручы билгеләнмәгән, шуңа бәйле рәвештә барлык проект эшләре Татарстан Республикасының пространство мәгълүматлары фонды көче белән алып барыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International