Рөстәм Миңнеханов Казанда берничә объект төзелеше барышы белән танышты

2021 елның 22 апреле, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда берничә объект төзелеше барышы белән танышты. Шулай итеп, ул озак төзелүчеләрнең берсе – Достоевский ур., 57 адресы буенча күп фатирлы торак йорт төзелешен тикшерде.

Казанда бу объект – республиканың иң күптәнге төелешләреннән берсе. Гражданнар белән өлешләп катнашу буенча беренче шартнамәләр 2003 елда төзелгән иде. Йортны төзүче - Рәшид Аитовның «Свей» фирмасы» ҖЧҖ. Йортны 2005 елның 1 нче кварталында тапшырылырга тиеш иде. Әмма төзелеш эшләре туктатылды, ә 2011 елда төзүче компания банкрот дип танылды.

Объекттагы төзелеш эшләре 2020 елның июнендә, өлешләп төзүдә катнашучы гражданнарның хокукларын яклау буенча Татарстан Республикасы фондына 2020 елның маенда «Свей» фирмасы» ҖЧҖ төзүчесенә хокук тапшырылганнан соң, яңадан торгызыла. Бүгенге көндә төзелеш эшләре «Садака» подрядчы оешмасы тарафыннан башкарыла («Бриз» компанияләр төркеменә керә). Достоевский ур., 57 адресы буенча торак йорт төзелешен тәмамлау буенча эшләрне финанслау Татарстан Республикасы һәм федераль бюджет акчалары исәбенә башкарыла.

Рөстәм Миңнехановка хәбәр ителгәнчә, объектта төзелеш эшләре ахырына якынлаша. Апрель ахырында йорт файдалануга тапшырылачак, 245 граждан фатир ачкычлары алачак.

Аннан соң Зур Урам буенча күп фатирлы торак йортлар («МЧС» ТК йортлары) булды. Башта "ГХМ" торак комплексын төзүче «ФОН» ҖЧҖ иде. Өлешләп катнашу буенча беренче килешүләр 2011 елда төзелгән иде. Беренче тапшыру вакыты 2014 елның 3 кварталы иде. 2019 елда төзүче «ФОН» ҖЧҖ банкрот дип танылды.

2020 елның июнендә өлешләп төзүдә катнашучы гражданнар хокукларын яклау буенча Татарстан Республикасы фондына «ФОН» ҖЧҖнең төзелеп бетмәгән өч йорты буенча төзүче хокуклары тапшырылды. Төзелеш-монтаж эшләре башланды. Объектта подрядчы «Ак Таш «СМК» ҖЧҖ иде. «ГХМ» ТКның икенче йорты буенча, объектны файдалануга тапшырганнан соң, алданган өлешчеләргә 522 фатир, шулай ук кладовой биналар, парковка тапшыру буенча йөкләмәләр бирелде. Объектны 2021 елның апрелендә файдалануга тапшыру планлаштырыла, шуннан соң 586 гражданның хокуклары торгызылачак.

Рөстәм Миңнехановны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов, Казан мэры Илсур Метшин һәм башкалар озата йөрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International