Казанның Киров районында капиталь төзекләндерелгән “Талантика” яшусмерләр клубы ачылды

2020 елның 7 октябре, чәршәмбе

Казанның Киров районында Окольная урамы, 94 йортта капиталь төзекләндерелгән “Талантика” яшусмерләр клубы ачылды. Ремонт эшләреннән соң бинаның мәйданы өч тапкырга якын арта. Яңартылган бинада заманча юнәлешләр барлыкка килде, шулай ук физик мөмкинлеге чикләнгән балалар өчен спорт залы ачылды.

Ремонт эшләре башланыр алдыннан 1972 елда төзелгән бинаның мәйданы 168,2 квадрат метр тәшкил иткән. Хәзер исә – 536,2 квадрат метр. “Феникс-Кеды” яшүсмерләр клубы челтәре җитәкчесе Сабина Минаева әйтүенчә, клубның мәйданы шушы бинада урнашкан китапханә белән берләштерү хисабына мөмкин булган.

“Элегрәк без өч юнәлештә генә эшли идек – иҗади остаханә, шашкалар һәм хореография. Тәрбияләнүчеләр саны 100-120 гә җитә иде, - дип сөйләде С.Минаева. – Клубның мәйданын киңәйтү белән, балалар һәм яшүсмерләр өчен кызыклы булган яңа юнәлешләр ача алдык. Хәзер биредә 450 кеше шөгыльләнә алачак”. Яңа юнәлешләрдән клубта фитнес, йога, стретчинг, кроссфит, актерлык осталыгы, клипмейкинг, каратэ-кекусинкай, робот техникасы һәм башкалар барлыкка килгән.

Клубта шулай ук шахматлар һәм шашкалар буенча күнегү бүлмәләре дә төзекләндерелгән. Бинанның тагын бер яңалыгы – физик мөмкинлеге чикле булган балалар өчен күнегүләр залы ачылган. Спорт залы тулысынча “Уңайлы мохит” программасы таләпләренә җавап бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International