Бөгелмә үзәк район хастаханәсенең инфекция бүлегендә төзекләндерү эшләре тәмамлана

28 сентябрь 2020 ел., дүшәмбе

Бөгелмә үзәк район хастаханәсенең Ленин урамы 90 йортта урнашкан инфекция бүлегендә төзекләндерү эшләре тәмамланып килә. Объектның әзерлек дәрәҗәсе 74 процент тәшкил итә.

3 катлы бинаның гомуми мәйданы 5,3 мең квадрат метр. Капиталь төзекләндерү барышында демонтаж эшләре башкарылган, бинаның түбәсе алмаштырылган. Хәзерге вакытта эчке бизәкләү эшләре, шул исәптән диварларны штукатурклау, буяу, плитә ябыштыру һәм тәрәзә блокларын монтажлау эшләре дәвам итә. Моннан тыш, электромонтаж эшләре, санитар-техник җиһазлар урнаштыру бара.

Объектта өлешчә фасад яңартылачак. Барлык кабинетларда ремонттан соң яңа мебель куелачак.

Бинада ремонт эшләре быелның апрель аенда башланды. Бүгелмә үзәк хастаханәсенең инфекция бүлеген капиталь яңарту республикада кабул итү – диагностика бүлекләрен (стационарлар) төзү һәм капиталь ремонтлау программасын гамәлгә кую кысаларында башкарыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International