Казанда Ирек мәйданында Владимир Ленин һәйкәлендә беренче тапкыр ресреставрация эшләре башланды. Совет дәүләтенә нигез салучыга куелган һәйкәл берничә айга үзәк урамнан алынып торачак. ТР Баш инвестиция-төзелеш идарәсенең реставрация бүлеге җитәкчесе Майя Морозова белдерүенчә, “һәйкәл ялга һәм дәвалануга китә”.
Ремонт-реставрация эшләре барышында объектта постамент һәм корылмалар төзекләндереләчәк, нигездә гидроизоляция уздырылачак һәм бакыр архитектура детальләре реставрацияләнәчәк.
Ремонт эшләре 2020 ел ахырына кадәр дәвам итәчәк. Ләкин, Майя Морозова әйтүенчә, һәйкәл нигезендә кулланылган бетонның түбән сыйфатлы булуы сәбәпле, реставрация озаккарак сузылырган мөмкин. “Беренче карашка һәйкәл яхшы сакланган кебек. Якыннан карасак, блоклар тигезлеген югалта, эчтә ниндидер хәрәкәт сизелә. Һәйкәлне җимерелүдән саклап калу өчен аны реставрациләргә кирәк”, дип сөйләде ул.
Хәзерге вакытта һәйкәл урнашкан урын койма белән әйләндереп алынган. Анда демонтаж бара.
“Һәйкәлдән алынган блокларга номерлар куелган. Алар заводта чистартылачак һәм яңадан үз урыннарына куелачак. Реставрация эшләре Кукмара таш заводында башкарылчак”, диде ТР Баш инвестиция-төзелеш идарәсенең баш белгече Айрат Халиков.
Алга таба Ленин һәйкәле дә кран нигезендә алынып, чистарту өчен Кукмара таш эшкәртү заводына озатылачак. Объектта шулай ук монументны реставрацияләү, һәйкәлнең тирәлеген төзекләндерү эшләре башкарылачак. Шушы максаттан республика казнасыннан 44 млн. сум акча бирелгән.
1954 елда Ирек мәйданына куелган Ленин һәйкәле мәдәни мирас объекты булып тора. Скульптураның биеклеге 4,8 метр, постамент – 8,25 метр тәшкил итә.