ЯҢАЛЫКЛАР


26
апрель, 2021 ел
дүшәмбе

Татарстан Идел буе федераль округы төбәкләре арасында күп фатирлы йортларга капиталь ремонт ясау программасының еллык күләме буенча алда бара


22
апрель, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Татарстанда 2022 елда төзекләндерү объектлары өчен тавыш бирү башлана

Рөстәм Миңнеханов Казанда берничә объект төзелеше барышы белән танышты


29
март, 2021 ел
дүшәмбе

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре минстрлыгы башлыгы торак пунктлары чикләре турындагы белешмәләрне КБДРна кертү эше хакында хәбәр итте


7
октябрь, 2020 ел
чәршәмбе

Казанның Киров районында Окольная урамы, 94 йортта капиталь төзекләндерелгән “Талантика” яшусмерләр клубы ачылды. Ремонт эшләреннән соң бинаның мәйданы өч тапкырга якын арта. Яңартылган бинада заманча юнәлешләр барлыкка килде, шулай ук физик мөмкинлеге чикләнгән балалар өчен спорт залы ачылды.


2
октябрь, 2020 ел
җомга

Казанда Ирек мәйданында Владимир Ленин һәйкәлендә беренче тапкыр ресреставрация эшләре башланды. Совет дәүләтенә нигез салучыга куелган һәйкәл берничә айга үзәк урамнан алынып торачак. ТР Баш инвестиция-төзелеш идарәсенең  реставрация бүлеге җитәкчесе Майя Морозова белдерүенчә, “һәйкәл ялга һәм дәвалануга китә”.

Ремонт-реставрация эшләре барышында объектта постамент һәм корылмалар төзекләндереләчәк, нигездә гидроизоляция уздырылачак һәм бакыр архитектура детальләре реставрацияләнәчәк.


29
сентябрь, 2020 ел
сишәмбе

Казан Кремлендә Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев “Адымнар” күптелле белем бирү комплексларын төзү һәм проектлау мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды.

Киңәшмә башланганда Минтимер Шәймиев билгеләгәнчә, “Яңарыш” республика фонды үзенең 10 еллыгын билгеләп, күптелле белем бирү комплексларын төзү проекты буенча үзенең эшчәнлеген дәвам итә.

“Билгеле булганча, агымдагы елда Алабугада һәм Казанда “Адымнар” мәктәбе ачылды һәм эшли башлады. Хәзер безнең максат - 2021 елга план төзү. Ул безнең өчен беренче сентябрьдән башланды”, - дип ассызыклады Минтимер Шәймиев.


28
сентябрь, 2020 ел
дүшәмбе

Бөгелмә үзәк район хастаханәсенең Ленин урамы 90 йортта урнашкан инфекция бүлегендә төзекләндерү эшләре тәмамланып килә. Объектның әзерлек дәрәҗәсе 74 процент тәшкил итә.

3 катлы бинаның гомуми мәйданы 5,3 мең квадрат метр. Капиталь төзекләндерү барышында демонтаж эшләре башкарылган, бинаның түбәсе алмаштырылган. Хәзерге вакытта эчке бизәкләү эшләре, шул исәптән диварларны штукатурклау, буяу, плитә ябыштыру һәм тәрәзә блокларын монтажлау эшләре дәвам итә. Моннан тыш, электромонтаж эшләре, санитар-техник җиһазлар урнаштыру бара.


1
сентябрь, 2020 ел
сишәмбе

Казанда рус, татар һәм инглиз телләрен тирәнтен өйрәнүле «Адымнар — белемгә һәм татулыкка юл» беренче полилингваль белем бирү комплексы ачылды.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов яңа уку үзәге ачылу уңаеннан үзенең сәламләү хатын юллады.

«Сезне чын күңелдән Белем көне белән котлыйм. 1 сентябрь көнне безнең балалар өчен яңартылган уку йортлары ишекләрен ачсын өчен, ел дәвамында без зур эш башкарабыз.  Бүген бу искиткеч мәктәпнең урта буын укучылары өчен яңа корпусын ачабыз", - диелә котлауда.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Яңа мәгариф оешмасы бинасында күп функцияле спорт заллары, бассейннар, иҗади остаханәләр, фәнни лабораторияләр, видео - һәм тавыш яздыру студиясе, заманча китапханә бар. "Болар барысы да сезгә, кадерле балалар, фән, сәнгать, мәдәният һәм спорт дөньясына кагылырга мөмкинлек бирәчәк, анда сезне укытучыларыгыз озатып йөриячәк»,- дип ассызыклады ул.

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Казанның 187нче күп профильле лицей укучыларын Белем көне һәм яңа уку елы башлану белән котлады.

Лицей Казанның Совет районында (Нәҗип Җиһанов урамы, 4 нче йорт)урнашкан һәм 1224 укучыга исәпләнгән.Бинада башлангыч сыйныфлар өчен аерым блок каралган. Шулай ук озайтылган көн төркемнәре өчен 4 уен бүлмәсе, 2 йокы бүлмәсе, логопед кабинеты урнашкан. Спорт блогы бассейннар һәм спорт залларыннан тора (шул исәптән, 529 кв.метрлы зур зал һәм 281 кв.метрлы кече спорт залы). 456 урынлы ашау бүлмәсе, 562 урынлы актлар залы, музыка, хореография һәм башка кабинетлар урын алган. Лицей базасында Совет районының 21 нче балалар музыка мәктәбе филиалы эшләячәк. Моннан тыш, бинаның 1нче катында инженер-технология сыйныфлары, программалаштыру, пилотсыз очкыч аппаратлары һәм башка сыйныфлардан торган IT-полигон урнашкан.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International