Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Созвездие–Йолдызлык» арт-резиденциясен ачуда катнашты. Яңа мәйданчык Казандагы тарихи Алафузов театры бинасында урнашкан (Гладилов ур., 49).
Чарада Башкортостан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров та катнашты.
Рөстәм Миңнеханов чыгышында билгеләп үткәнчә, Татарстанда «Созвездие-Йолдызлык» хәрәкәте булу белән горурланалар, анда 70-90 меңләп бала катнаша. Яңа «Созвездие–Йолдызлык» театрын ул ТАССРның еллыгына шәһәр кешеләре өчен лаеклы бүләк дип атады. «Сез монда иҗат итә аласыз, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Казанның мәдәният картасында яңа нокта барлыкка килде, ул шәһәрнең бөтен Киров районына яңа импульс бирәчәк».
Искәртәбез, «Алафузов театры» бинасында (аңа 110 елдан артык), моңарчы Г. Кариев ис. Казан яшь тамашачы татар дәүләт театры урнашкан иде һәм бу бина республика әһәмиятендәге тарихи ядкяр булып тора. Бина ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре карары нигезендә “Созвездие-Йолдызлык” фестиваль хәрәкәтенә тапшырылган иде.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча бинага капиталь ремонт һәм бинаны реконструкцияләү проекты эшләнде, театр скверын төзекләндерү дә күз аллдында тотылды. Ремонт-реставрация эшләре кысаларында бинаның түбәсе төзекләндерелде, тәрәзәләре, эчке инженер челтәре алмаштырылды, эчке бизәкләү эшләре башкарылды.
Болардан тыш, бинаның фасады, вестибюль реставрацияләнде, 300 урынга исәпләнгән тамашачылар залы, сәхнә тавыш яздыру студиясе, театрның тирә-ягы төзекләндерелде. Барлык бүлмәләр мебель һәм махсус җиһаз белән тәэмин ителде.
Яңартылган Алафузов театры бинасын ачу тантанасында шулай ук Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгат Сәфәров, Казан мэры Илсур Метшин, Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова, ТР Баш инвестиция-төзелеш идарәсе директоры Марат Айзатуллин һәм башкалар катнашты.