Татарстанның Питрәч районында 1224 урынга исәпләнгән яңа мәктәпне төзү эшләре тәмамланып килә. Өч катлы бинаның гомуми мәйданы – 24,6 мең кв.метр. Мәктәптә һәркайсы 25 кеше сыйдыршлы ике спортзалы, бассейн, 560 урынлы актлар залы һәм 456 кешегә исәпләнгән аш бүлмәсе булачак.
Уку кабинетларыннан тыш, биредә шулай ук китапханә һәм медицина кабинеты каралган. Мәктәп башлангыч, урта һәм өлкән сыйныфлар өчен берничә блокка бүленгән. Озайтылган көн төркемнәре өчен уйнау бүлмәләре белән аерым блок булачак. Мәктән заманча җиһазлар белән тәэмин ителәчәк.
“Бу – республикада район җирлегендә төзелүче иң зур мәктәп. Әлегә кадәр бу күләмдәге укучыларны сыйдырышлы мәктәпләр бары тик Казан, Яр Чаллы, Алабуга һәм Түбән Кама шәһәрләрендә генә төзелде. Төзелеш “Торак һәм шәһәр моһите” илкүләм проектын тормышка ашыру кысаларында башкарыла”. Бүгенге көнгә төзелеш эшләре тәмамланды. Хәзер инженер-техник челтәрләрне урнаштыру, эчке эшләр һәм территорияне төзекләндерү бара”, - дип сөйләде ТР Баш инвестиция-төзелеш идарәсе директоры урынбасары Станислав Шырыбыров.
Билгеләп үтелгәнчә, мәктәпне 1 сентябрьгә куллануга тапшыру планлаштырыла. Объект бәясе 1,2 млрд сум тәшкил итә, аның 780 млн сумы федераль бюджеттан, 420 млн – республика казнасыннан.
Питрәч муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Альберт Хәбибуллин әйтүенчә, ике ел дәвамында мәктәп тулысынча тупланачак. “Питрәч районында мондый проектның барлыкка килүе юкка түгел. Бездә актив рәвештә торак төзелеше бара, халык саны ел саен 5 меңгә арта һәм бүгенге көндә мәктәп яшендәге балалар саны 1,5 меңгә җитә”, диде Хәбибуллин.
Аның сүзләренчә, хәзер районда яшәүчеләрнең күпчелеге балаларын Казанга йөртеп укытырга мәҗбүр. “Бездә андый проблема бар. Шуңа күрә “Царево утары”ндагы проект безгә бик мөһим” диде ул.
Белем бирү учреждениесе директоры Ревгат Тибаев билгеләвенчә, яңа объектның мөмкинлекләрен истә тотып, аның базасында куппрофильле лицей ачарга карар кылынган. “Алга таба биредә табигый-фәнни, технологик һәм универсал профильләр үзләштереләчәк”, диде Тибаев.