Тукай районында зур спорт комплексын ачтылар

2020 елның 25 августы, сишәмбе

ТР Тукай муниципаль районының Түбән Суык-Су авылында “Алга” универсаль спорт комплексын ачу тантанасы узды.

Ачылыш тантанасында ТР Дәүлә Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, ТР спорт министры урынбсары Хәлил Шәйхетдинов, район башлыгы Фаил Камаев һәм башкалар катнашты.

Яңа объект спортның күп төрләре өчен яраклы. Биредә күнегүләр залы, баскетбол, волейбол һәм мини-футбол буенча ярыш уздыру, көрәш һәм тренажер заллары бар.

“Алга” комплексында район спорт мәктәбендә көрәш, билбау көрәше, мини-футбол, волебол, тхэквондо һәм авыр атлетика белән шөгыльләнүче тәрбияләнүчеләр, шулай ук муниципалитет дәрәҗәсен яклаучы җыелма командалар күнегүләр уздыра алачак.

Комплекс Татарстан Республикасы Президенты карары буенча, спорт инфраструктурасын үстерү һәм камилләштерүгә юнәлтелгән республика программасы кысаларында төзелде. Мәйданы 1,4 мең квадрат метр булган яңа объект төзелешенә республика казнасыннан 110 млн. сум акча бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International