Юдино бистәсендә яңартылган Тимер юлчылар мәдәният сарае ачылды

2020 елның 31 августы, дүшәмбе

Бүген Казанның Юдино бистәсендә капиталь төзекләндерүдән соң Тимер юлчылар мәдәният сарае ачылды. Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин катнашты.

Тимер юлчылар мәдәният сарае – Казанның иң борынгы мәдәният йортларыннан берсе, тарихи архитектура ядкяре. Объект 1959 елда төзелгән. Реконструкция барышында белгечләр бинаның тарихи йөзен сакларга тырышкан. Бизәкләүдә, мәгълүмати күрсәткечләрдә тимер юлы темасы чагылыш тапкан.

Рөстәм Миңнеханов Юдино кешеләрен Татарстан Республикасы көне һәм ТАССРның 100 еллыгы белән тәбрикләде. Ул ассызыклаганча, Казанның бу тимер юл бистәсе – эре сәнәгать үзге, республиканың тимер юл башкаласы. «Монда хезмәт кешеләре яши. Без спорт үзәге дә, мәдәният үзәге дә һәм җәмәгать киңлекләре дә ясыйбыз дип килешкән идек. Бүген без сезгә башкарган эшебез турында мәгълүмат бирергә әзербез», - диде ТР Президенты.

Монда 480 урынлык төп концерт залыннан тыш, тагын ике күп функцияле ике зал булдырылган. Реконструкция вакытында Юдино бистәсе белән бәйле тарихи артефактларны туплаган, тимерьюлчылык эше усешен яктырткан тимер юлчылар музеена аерым игътибар бирелгән.

Яңартылган мәдәният сараенда яңа секцияләр, түгәрәкләр, аерым алганда, балет мәктәбе, ораторлык сәнгате, киностудия ачу планлаштырыла.

Мәдәният сараена капиталь ремонт белән бергә, аның алдындагы мәйдан да үзгәртеп корылган. Фонтан торгызылган, кече архитектура формалары урнаштырылган, яктырту җайланмалары яңартылган, территория яшелләндерелгән.

Мәдәният сараен ачу тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Җитәкчсе Әсгат Сәфәров, Горький тимер юлы - «РЖД» ААҖ филиалы башлыгы Анатолий Лесун, Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова, Казан мэры Илсур Метшин, ТР Баш инвестиция-төзелеш идарәсе директоры Марат Айзатуллин һәм башкалар катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International