Казанда Кабан күле яр буеның икенче чираты ачылды. Яңартылган яр буенда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Хөкүмәте рәисе урынбасары Марат Хөснуллин, Россия Президентының Идел буе Федераль округында вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров һәм башка дәрәҗәле кунаклар булды.
Биредә спорт мәйданы, барбекю зонасы эшли, яшүсмерләр спорт мәктәбенең ишкәкле спорт күнегүләре уза, күл чистрату һәм дендрология системасыбулдырылган. Велосипедчылар юлы эшләнгән. Шулай ук территориядә көймә прокаты, кафе һәм туалет эшләячәк.
Искә төшерәбез, Кабан күле яр буен реконструкцияләү шәһәр тирәлеген төзекләндерү проектлары арасында масштабы буенча иң зурлардан санала. Аның беренче этабы – Г.Камал исемендәге татар драма театрыннан “Планета Фитнес” бинасына кадәрге территорияне төзекләндерү 2018 елда тәмамланды. Анда йөрү зонасы, яктырту системасы эшләнде, чәчәкләр һәм үсемлекләр утыртылда. Яр буенда 12 мең су үсемлеге, шулай ук юкә, шомырт, алмагач, тал үсентеләре утыртылган иде.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов искәртүенчә, Кабан күле яр буе иҗтимагый мөһитне реновацияләүдә үрнәк булырга мәмкин. “Без биредә күлне төзекләндерү һәм аның тирәлеген җанландыру идеясын тормышка ашыра алдык. Беренче чиратта, без Кабан күленең Иске татар бистәсе белән тарихи бәйләнешен сакладык”, диде ул.
“Иҗтимагый мөһитнең шәһәр халкы тормышында никадәр мөһим булуын яхшы аңлыйбыз, һәм шундый мөһитне булдыруда зур көч куябыз – парклар, скверлар һәм яр буйларын төзекләндерәбез. Халык фикерен һәрвакыт исәпкә алабыз”, диде Рөстәм Миңнеханов.