Рөстәм Миңнеханов Яшел Үзәндә социаль объектларда булды

2020 елның 25 августы, сишәмбе

Кичә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Яшел Үзән муниципаль районында эш сәфәрендә булды.

Ул 220 урынга исәпләнгән «Кораблик» яңа балалар бакчасын ачуда катнашты. Объект бер елдан да ким вакыт эчендә төзелгән. Бакчада 12 төркем булачак, шул исәптән 1 – 3 яшьлек балалар өчен 6 ясле төркеме, 3 – 4 яшьлекләр өчен 1 төркем, 5 – 6 яшьлекләр өчен 1 өлкән төркем, 2 уртача яшьтәгеләр һәм 2 әзерлек төркеме эшләячәк.  

Монда физкультура һәм музыка заллары, методика кабинеты, психолог һәм логопед кабинетлары, медицина блогы һәм башкалар бар.

Рөстәм Миңнеханов төзүчеләргә сыйфатлы бина төзегән өчен рәхмәт белдерде. Ул объектны карап чыкты, балалар һәм педагоглар белән аралашты.

Аннары Рөстәм Миңнеханов «Родина» МС янындагы яңартылган паркка юнәлде. Биредә балалар өчен тематик уен мәйданчыклары, спорт зонасы, куп функцияле амфитеатр булдырылган, шулай ук паркны яшелләндерү, юл катламын яңарту буенча эшләр башкарылган. Парк буенча экскурсияне Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман-Бекмамбетова алып барды.

Шулай ук Татарстан Президенты «Маяк» спорт комплексында да булды. Бина 1985 елда салынган. Быел спорт корпусы фасадына ремонт ясалган, тәрәзә блоклары алмаштырылган, мебель һәм җиһазлар куелган.

«Маяк» спорт комплексы базасында 7 спорт төре буенча дәүләт биремнәрен үтәү өчен күнегүләр уздырыла: авыр атлетика, дзюдо, чаңгыда узышлар, спорт  гимнастикасы, чирәмдә хоккей, өстәл теннисы, туризм. 

ТР спорт министры Владимир Леонов бинаны карау барышында спорт комплексы үсеше  концепциясен тәкъдим итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International