Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин кичә эшлекле сәфәр белән Апас муниципаль районында булды.
Сәфәр барышында ТР Премьер-министры Апас районы үзәгендә капиталь төзекләндерелгән мәдәният йортында булды (Гагарин ур., 9 йорт).
Бина республика бюджеты хисабына капиталь төзекләндерелгән. 1977 елда төзелгән Мәдәният йорты бинасында җылыту системасын яңартканнар һәм тәрәзәләре алыштырылган. Ярты ел эчендә подрядчылар фундаментны ныгыткан, электр һәм су белән тәэмин итү системаларын алыштырган, түбәне ремонтлаган. Әйләнә-тирәне төзекләндергәннәр. Яңа мебель һәм җиһазлар куйганнар.
Яңартылган мәдәният йортына хәзер физик мәмкинлекләре чикләнгән кешеләр дә килә алачак, бинада пандус куелган, махүсус туалет, чакырту кнопкасы эшләнгән. Ремонт эшләренә, җиһазларны яңартуга 74 млн сум бүлеп бирелгән.