ЯҢАЛЫКЛАР


20
декабрь, 2019 ел
җомга

Бүген «Салават күпере» микрорайонында  ике мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе – Наил Йосыпов урамында 121 нче “ЭврикУм” балалар бакчасы һәм 122 нче “Сәлам” татар балалар бакчасы ачылды. Һәр  учреждение 260 урынга исәпләнгән.


19
декабрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Казанда тантаналы рәвештә "Сәйдәш" мәдәни үзәге капиталь ремонттан соң ачылды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнаштыю

Бинаның беренче катында кафе, коворкинг (архитекторлар өчен иҗади лаборатория), китапханә урнашкан. Икенче ката - камера музыкасы залы һзм музыкаль салон, рәсем сәнгате һәм декоратив сәнгать кабинетлары, күп функцияле зал, күргәзмә залы, бию залы урнашкан.


16
декабрь, 2019 ел
дүшәмбе

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин бүген Чистайда булды. Ул анда, Чистай шәһәр судының яңа бинасы ачылышында катнашты.

Объект судьялар һәм хезмәткәрләр барлык тиешле биналар һәм суд утырышлары заллары белән тәэмин ителгән. Суд утырышлары залларында видеоконференцэлемтә комплектлары һәм аудиопротоколлаштыру системалары урнаштырылган.


10
декабрь, 2019 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Зеленодольск районының Осиново авылында В.В. Карпов ис. лицей бинасын ачты.  

Мәгариф учреждениесендә Осиново, Яңа Тура, Воронино, Ремплер һәм Ивановское торак пунктларында яшәүче балалар белем ала. Яңа корпус 800 урынлык. 


7
декабрь, 2019 ел
шимбә

Татарстан Республикасында социаль объектлар төзелеше һәм капиталь төзекләндерү турында бүген ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин ТР Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә сөйләде.

Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. 


6
декабрь, 2019 ел
җомга

ТР Түбән Кама муниципаль районының Зур Афанас авылында капиталь төзекләндерелгән мәдәният йорты ачылды. Зур Афанас  - Түбән Каманың иң зур территорияләренең берсе, биредә 4 мең кеше яши.

Мәдәният йорты бинасы 1971 елда төзелгән һәм күп еллар дәвамында ремонтланмаган.


5
декабрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

ТР Чистай муниципаль районында капиталь төзекләндерүдән соң мәдәният йортын ачу тантанасы узды.

Ремонт кысаларында объектның түбәсе, ишек-тәрәзәләре алыштырылган, җылыту системасы төзекләндерелгән эчке бизәкләү эшләре башкарылган.


2
декабрь, 2019 ел
дүшәмбе

ТР Баш инвестиция-төзелеш идарәсе директоры Марат Айзатуллин Казанның Дәрвишләр бистәсендә урнашкан Сәет-Галиев ис. мәдәният йортында төзекләндерү эшләренең барышы белән танышты. ТР Баш инвестиция-төзелеш идарәсе директоры катнашында узган күчмә киңәшмәдә проект, подряд һәм эксплуатацияләүче оешмалардан вәкилләр катнашты.

ТР Теләче муниципаль районының Югары Мәтәскә авылында яңа күпфункцияле үзәк бинасын ачу тантанасы узды.

150 квадрат метрлы үзәк төзелеше өчен республика казнасыннан 7 млн. сум акча бүленгән. Яңа объект 2019 елда Татарстан Республикасында авыл клубларын төзү республика программасы кысаларында төзелгән.


29
ноябрь, 2019 ел
җомга

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” Республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев “Адымнар – белемгә һәм килешүгә юл” күп телле белем бирү комплексы объектларын проектлау һәм төзү мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International