Бина алдын һәм аның эчендәге аерым элементларын реставрацияләү турында бүген Юдино бистәсендәге Тимерьюлчылар мәдәният йортында объектны капиталь төзекләндерү кысаларында узган киңәшмәдә сөйләштеләр.
Фикер алышуда ТР мәдәният министры Ирада Әюпова, ТР мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин, ТР Баш инвестиция-төзелеш идарәсе директоры Марат Айзатуллин, Казан шәһәренең Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгы Сергей Миронов һәм башкалар катнашты.
Тимерьюлчылар мәдәният йорты 1959 елда төзелгән. Ике каттан торган бинаның мәйданы 3,5 мең квадрат метр. Биредә балалар һәм яшусмерләр белән шөгыльләнү бүлмәләре, административ кабинетлар, 500 тамашачыны сыйдырышлы зур концерт залы, 150 кешегә исәпләнгән күңел ачу һәм мәрмәр заллар урнашкан.
ТР Мәдәният минстрлыгы боерыгы нигезендә Тимерьюлчылар мәдәният йорты 2011 елда мәдәни мирас объектлары исемлегенә кертелгән.
Ремонт эшләре мәдәният йортында 2019 елда башланып китте. Проект-смета документлары «Град» оешмасы тарафыннан эшләнгән, төзекләндерү эшләрен «Ремонтстройсервис» җаваплыгы чикләнгән оешма башкара.
Бүгенге көндә объектта ремонт эшләре график буенча оештырылган. Тәрәзәләр тулысынча алмаштырылган, түбәне монтажлау тәмамланып килә. Шул ук вакытта бина алдын, эчке инженер челтәрләрен ремонтлау, эчке бизәкләү һәм реставрацияләү эшләре башкарыла.
Күчмә киңәшмә барышында Тимерьюлчылар мәдәният йорты бина алдын һәм аның эчендәге аерым элементларын реставрацияләү турында, шулай ук агымдагы башка мәсьәләләр каралды. Киңәшмәдә катнашучылар төзекләндерү эшләре барышы белән танышты, реставрация эшләрен бәяләде. Сөйләшү барышында бинаны капиталь төзекләндерүне вакытында тәмамлау максатында эшләрне тизләтү кирәклеге билгеләнде.