Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин һәм Россия мәгариф министры Ольга Васильева бүген Казанда Татарстанда беренче Алгарышлы һөнәри әзерлек үзәген ачты. Ул Казан педагогика көллияте базасында оештырылган.
Алексей Песошин һәм Ольга Васильева яңа үзәкнең бинасын карадылар һәм аның эшчәнлегенең төп юнәлешләре белән таныштылар.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның Киров районындагы җәмәгать судьялары участоклары урнашкан бинасында булды.
Искәртәбез, Казанның Киров районында җәмәгать судьялары участокларын урнаштыру өчен элеккеге балалар бакчасы бинасы ремонтланды.
Кичә республиканың Чистай шәһәрендә “Чистай район үзәк хастаханәсе” Дәүләт учреждениесенең стационарын төзекләндерүне тәмәмлау мәсьәләләре буенча күчмә киңәшмә узды. Киңәшмәне ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков һәм ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин уздырды. Фикер алышуда шулай ук ТР Баш инвестиция-төзелеш идарәсе директоры Марат Айзатуллин, “Татинвестгражданпроект” оешмасы генеральный директоры Гадел Хөснетдинов, Чистай районы үзәк хастаханәсе баш табибы Рәис Мостафин һәм Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының җитәкчесе урынбасары Павел Емельянов һәм башкалар катнаштылар.
Татарстанның Әлмәт шәһәрендә 220 урынга исәпләнгән яңа балалар бакчасын ачу тантанасы узды. Әлеге масштаблы проект “Демография” милли проекты кысаларында гамәлгә куелды.
Яңа балалар бакчасы - бала үсешенең заманча үзәге. Биредә музыка, физик күнегүләр белән шөгыльләнү өчен барлык мөмкинлекләр булдырылган, медицина кабинеты эшләнгән. Бакча территориясендә 12 уен мәйданчыгы һәм бер спорт мәйданы корылган.
Зәйдә капиталь төзекләндерүдән соң “Сәламәтлек комбинаты”н ачу тантанасы узды. Ремонт эшләренә республика казнасыннан 28 млн. сум акча тотылган.
Комбинатны ачу тантанасында ТР Зәй мниөипаль районы башлыгы Рәзиф Кәримов, район һәм шәһәр советлары депутатлары, шәһәрнең эре оешма җитәкчеләре катнашты.
Казанда Совет районының төп мәдәният һәм ял үзәкләренең берсе булган “Сәйдәш” мәдәни үзәген капиталь төзекләндерү тәмамланды. Ремонт кысаларында объектның түбәсе, фасады, тәрәзәләре, инженер-техник челтәрләре төзекләндерелгән.
“Сәйдәш” мәдәни үзәгендә капиталь төзекләндерү эшләре 2018 елда башланды. Бинаның гомуми мәйдны 7,3 мең квадрат метр. Ремонт эшләрен башлар алдыннан биредә экспертиза уздырылган. Техник тикшерүләрдән соң, бинаны алда куркынычсыз эксплуатацияләү максатында аның нигезен ныгыту, диварларның кирпечтән торган өлешен торгызу, гидроизоляция уздыру һәм тышкы диварларны җылыту турында карар кылынган.
Кичә кич Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерациясе Төзелеш һәм ТКХ министры Владимир Якушев Казанның Әпсәләмов урамындагы «Ак чәчәкләр» скверында булдылар .
Алар 2018 елда район кешеләре белән бергәләп эшләнгән яңа җәмәгать киңлеген карадылар.
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” Республика фондының Попечительлек Советы рәисе Минтимер Шәймиев Казан Богородица монастыре территориясендә Казан Мәрьям Ана иконасы соборын яңадан торгызу урынында киңәшмә уздырды. Минтимер Шәймиев объектта төгәлләнеп килүче төзелеш эшләренең барышы белән танышты. Алга таба төзүчеләрнең төп көчләре Казан Мәрьям Ана иконасы соборының Югары гыйбадәтханәсенең эчке интерьерын эшләүгә юнәлдереләчәк.
Яңа балалар бакчасы «Демография» милли проекты кысаларында төзелгән. Төзелеш-монтаж эшләрен «РамСтрой» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте башкарган. Балалар бакчасы мөдире Эльмира Теймурова сөйләвенчә, балалар бакчасында 18 балалар төркеме булдырылган, шуларның 8-е - кече яшьтәге балалар өчен. Балалар белән барлыгы 37 педагог эшләячәк, мәгариф учреждениесе штаты тулысынча комплектлаштырылган.
Татарстан Республикасы Спас муниципаль районының Өчкүл авылында капиталь төзекләндерүдән соң мәдәният йорты ачылды. Төзекләндерү эшләре Татарстанда мәдәният объектларын капиталь төзекләндерү республика программасы кысаларында быел быел беренче тапкыр башкарылган.