Түбән Камада Туфан Миңнуллин исемендәге дәүләт драма театрының яңартылган бинасын ачу тантанасы узды.
Ачылу тантанасында сәхнәдә спектакльләрдән өзекләрдән тыш, җырлар яңгырады һәм биюләр тәкьдим ителде.
Быел театр бинасында капиталь реконструкция уздырылды. Республика программасы кысаларында бүленгән финанс чараларына 250 урынлы яңа зал төзелде. Элек төп зал буларак файдаланылган кече зал төзекләндерүдән соң татар балалар театры карамагына тапшырылды.
Түбән Кама драма театры 1989 елда “Түбән Кама нефтехим” каршындагы татар яшьләре эксперименталь студиясе буларак оештырылган иде. 30 ел дәвамында биредә 120 спектакль куелган.
Театр Татарстан һәм Россия буенча гастрольләрдә йөри, чит илләргә чыккалый. Коллективта 24 кеше: халык һәм ТР атказанган артистлары, Марсель Сәлимҗанов, Дамир Сирабиев, Туфан Миңнуллин премиясе лауреатлары, “Тантана” һәм ТР Хөкүмәте грантына ия артистлар. Труппаны ТР халык артисты, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе Рөстәм Галиев җитәкли.