Лениногорскида төзекләндерелгән Бадминтон үсеш үзәге ачылды

2020 елның 29 гыйнвары, чәршәмбе

Лениногорскида капиталь төзекләндерүдән соң Бадминтон үсеше үзәге ачылды. Үзәкне төзекләндерү Татарстанда 2019-2022 елларда гамәлгә куела торган физик күнегүләр һәм спорт үсеше буенча дәүләт программасын нигезендә тормышка ашырылды.  

Ачылыш тантанасына килгән Лениногорск районы башлыгы Рягат Хөсәенеов балаларны һәм өлкәннәрне спорт белән активрак шөгыльләнергә, сәламәт яшәү рәвешенә зур игътибар бирергә чакырды.

Яңартылган спорт бинасының мәйданы – 1,6 мең кв.метр. Төзекләндерүгә республика казнасыннан 12,5 млн. сум акча бирелгән. Эш барышында бинаның түбәсе, ал диварлары, витражлар, инженер-техник тәэмин итү системалары ремонтланган. Шулай ук эчке бизәкләү эшләре башкарылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International