Казанның “Салават күпере” микрорайонында “Дуслар” балалар бакчасы ачылды. Яңа бакча 220 урынга исәпләнгән, аның 120 се – ясле балалары өчен.
Мәктәпкәчә учреждениедә физик күнегүләр, музыка заллары, медотика һәм логопед кабинетлары эшли. Шулай ук татар теле дәресләре бүлмәсе бар. Бакча территориясендә спорт-уен мәйданчыгы төзелгән.
Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга хореография, вокал, театр осталыгы, каратэ, аэробика, шахматлар буенча өстәмә күнегүләр биреләчәк.
Алдарак “Салават күпере” микрорайонында “ЭврикУм” һәм “Сәлам” балалар бакчалары ачылган иде. Быел микрорайонда ачылган өч бакча да “Демография” милли проекты кысаларында төзелгән.