Бүген «Салават күпере» микрорайонында ике мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе – Наил Йосыпов урамында 121 нче “ЭврикУм” балалар бакчасы һәм 122 нче “Сәлам” татар балалар бакчасы ачылды. Һәр учреждение 260 урынга исәпләнгән.
Һәркайсы ике каттан торган биналар “Демография” милли проектын гамәлгә кую кысыларында төзелде. Биредә ясле төркемнәре, кече, урта һәм өлкәнрәк яшьтәге төркемнәр өчен бүлмәләр булдырылган. Һәм төркемнең аерым уен, йокы, чишенү бүлмәләре, буфетлары бар. Шулай ук балалар бакчаларында музыка һәм физик күнегүләр залы, медицина блогы, кер юуу бүлмәсе һәм ашханә эшли. Барлык бүлмәләр кирәкле булган җиһазлар булән тәэмин ителгән.
Һәр бакча үзенең концепциясе белән аерлып тора. Мәсьәлән, 122 нче “Сәлам” балалар бакчасында татар телендә укыту каралган. Янәшәдә урнашкан 121 нче “ЭврикУм” бакчасында катнаш төркемнәр булачак. Бакча җитәкчесе Юлия Шустова сүзләренчә, балалар белән шөгыльләнүдә психолог Говард Гарднерның күп интеллектлар теориясенә нигезләнеп эшләячәкләр.