Зәй кече фәннәр академиясе яңа бинага күчте. Аны ачу тантанасы район башлыгы катнашында узды.
Бүген сәләтле балаларны бер түбә астына җыйган бинада капиталь төзекләндерү эшләре 2019 елның көзендә башланды. Кыска вакыт эчендә бина алды яңартылды, инженер-техник тәэмин итү системасы, тәрәзә һәм ишекләр алмаштырылды. Шулай ук тулы күләмдә эчке бизәкләү эшләре һәм территорияне төзекләндерү эшләре башкарылды. Бу максатка республика казнасыннан 27 млн. сум акча бирелде.
“Сәләтле балаларга өстәмә белем бирү үзәге – Укучыларның кече фәннәр академиясе” Зәй районында 2004 елдан башлап эшли. Хәзерге вакытта биредә 314 сәләтле бала белем ала. Үзәктә 3 төп өстәмә белем бирү укытучысы һәм 10 укытучы – килешү буенча эшли. Барлык сыйныфлар компьютерлар белән тәэмин ителгән.