ЯҢАЛЫКЛАР


2
декабрь, 2019 ел
дүшәмбе

ТР Баш инвестиция-төзелеш идарәсе директоры Марат Айзатуллин Казанның Дәрвишләр бистәсендә урнашкан Сәет-Галиев ис. мәдәният йортында төзекләндерү эшләренең барышы белән танышты. ТР Баш инвестиция-төзелеш идарәсе директоры катнашында узган күчмә киңәшмәдә проект, подряд һәм эксплуатацияләүче оешмалардан вәкилләр катнашты.

ТР Теләче муниципаль районының Югары Мәтәскә авылында яңа күпфункцияле үзәк бинасын ачу тантанасы узды.

150 квадрат метрлы үзәк төзелеше өчен республика казнасыннан 7 млн. сум акча бүленгән. Яңа объект 2019 елда Татарстан Республикасында авыл клубларын төзү республика программасы кысаларында төзелгән.


29
ноябрь, 2019 ел
җомга

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” Республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев “Адымнар – белемгә һәм килешүгә юл” күп телле белем бирү комплексы объектларын проектлау һәм төзү мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды.


20
ноябрь, 2019 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин һәм Россия мәгариф министры Ольга Васильева бүген Казанда Татарстанда беренче Алгарышлы һөнәри әзерлек үзәген ачты. Ул Казан педагогика көллияте базасында оештырылган.

Алексей Песошин һәм Ольга Васильева яңа үзәкнең бинасын карадылар һәм аның эшчәнлегенең төп юнәлешләре белән таныштылар.


16
ноябрь, 2019 ел
шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның Киров районындагы җәмәгать судьялары участоклары урнашкан бинасында булды.

Искәртәбез, Казанның Киров районында җәмәгать судьялары участокларын урнаштыру өчен элеккеге балалар бакчасы бинасы ремонтланды.


15
ноябрь, 2019 ел
җомга

Кичә республиканың Чистай шәһәрендә “Чистай район үзәк хастаханәсе” Дәүләт учреждениесенең  стационарын төзекләндерүне тәмәмлау мәсьәләләре буенча күчмә киңәшмә узды. Киңәшмәне ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков һәм ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин уздырды. Фикер алышуда шулай ук ТР Баш инвестиция-төзелеш идарәсе директоры Марат Айзатуллин, “Татинвестгражданпроект” оешмасы генеральный директоры Гадел Хөснетдинов, Чистай районы үзәк хастаханәсе баш табибы Рәис Мостафин һәм Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының җитәкчесе урынбасары Павел Емельянов һәм башкалар катнаштылар.


5
ноябрь, 2019 ел
сишәмбе

Татарстанның Әлмәт шәһәрендә 220 урынга исәпләнгән яңа балалар бакчасын ачу тантанасы узды. Әлеге масштаблы проект “Демография” милли проекты кысаларында гамәлгә куелды.

Яңа балалар бакчасы  - бала үсешенең заманча үзәге. Биредә музыка, физик күнегүләр белән шөгыльләнү өчен барлык мөмкинлекләр булдырылган, медицина кабинеты эшләнгән. Бакча территориясендә 12 уен мәйданчыгы һәм бер спорт мәйданы корылган.


2
ноябрь, 2019 ел
шимбә

Зәйдә капиталь төзекләндерүдән соң “Сәламәтлек комбинаты”н ачу тантанасы узды. Ремонт эшләренә республика казнасыннан 28 млн. сум акча тотылган.

Комбинатны ачу тантанасында ТР Зәй мниөипаль районы башлыгы Рәзиф Кәримов, район һәм шәһәр советлары депутатлары, шәһәрнең эре оешма җитәкчеләре катнашты.


1
ноябрь, 2019 ел
җомга

Казанда Совет районының төп мәдәният һәм ял үзәкләренең берсе булган “Сәйдәш” мәдәни үзәген капиталь төзекләндерү тәмамланды. Ремонт кысаларында объектның түбәсе, фасады, тәрәзәләре, инженер-техник челтәрләре төзекләндерелгән.

“Сәйдәш” мәдәни үзәгендә капиталь төзекләндерү эшләре 2018 елда башланды. Бинаның гомуми мәйдны 7,3 мең квадрат метр. Ремонт эшләрен башлар алдыннан биредә экспертиза уздырылган. Техник тикшерүләрдән соң, бинаны алда куркынычсыз эксплуатацияләү максатында аның нигезен ныгыту, диварларның кирпечтән торган өлешен торгызу, гидроизоляция уздыру һәм тышкы диварларны җылыту турында карар кылынган.


25
октябрь, 2019 ел
җомга

Кичә кич Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерациясе Төзелеш һәм ТКХ министры Владимир Якушев Казанның Әпсәләмов урамындагы  «Ак чәчәкләр» скверында булдылар .

Алар 2018 елда район кешеләре белән бергәләп эшләнгән яңа җәмәгать киңлеген карадылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International