ЯҢАЛЫКЛАР


28
февраль, 2019 ел
пәнҗешәмбе

“ТР Инвестиция-төзелеш баш идарәсе” ДКУ директоры Марат Айзатуллин бүген “Россия тимер юллары” ААҖ вәкилләре белән очрашты.


25
февраль, 2019 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Саба муниципаль районына эш сәфәре кысаларында ул Саба аграр колледжының яңа бинасын ачуда катнашты. Яңа бинада 13 аудитория бар, аларда уку лабораторияләре һәм остаханәләр урнашкан, шулай ук анда 370 урынлык актлар залы да бар. 

Биектау үзәк район хастаханәсе капиталь төзекләндерүдән соң ачылды. Чарада ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров катнашты.


22
февраль, 2019 ел
җомга

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Буа муниципаль районында булды. Сәфәренең төп максаты - 2018 елда социаль-икътисадый үсеш йомгаклары һәм 2019 елга бурычлар буенча муниципаль район Советы утырышында катнашу. Эш сәфәре барышында ул шулай ук  Буа Үзәк хастаханәсе поликлиникасында булды. Анда модернизация кысаларында ремонт эшләреннән тыш яңа медицина җиһазлары да урнаштырылган: рентген цифрлы аппарат, феталь монитор һәм башкалар.


21
февраль, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Чүпрәледә яңа "Чемпион" физкультура-сәламәтләндерү комплексы ачылды.

Төзелеш 2017 елның апрелендә башланган иде.  Федераль максатчан программа буенча барлыкка килгән объект төзелешенә федераль һәм республика казнасыннан акча бирелгән.


20
февраль, 2019 ел
чәршәмбе

ТР Инвестиция-төзелеш баш идарәсе директоры Марат Айзатуллин Казанда төзелеп килүче белем бирү инфраструктурасы объектларын карады.

Беренче булып ул “Соловьиная роща” торак комплексында төзелүче 1224 урынлы мәктәпне карады.

Мәдәният йорты узган елның июлендә башланды. Яңа мәдәният йорты 218 тамашачыга исәпләнгән. Биредә авыл китапханәсе урнашкан. Киләчәктә биредә татар милли үзәге булдыру планлаштырыла.


15
февраль, 2019 ел
җомга

Чирмешән үзәк район хастаханәсенең сырхауханәсе капиталь ремонттан соң ачылды. Республика программасы буенча биредә 68 млн. сумлык ремонт эшләре башкарылган һәм медицина персоналының эше һәм авыруларны кабул итү өчен барлык шартлар тудырылган

11 февральдә Татарстан Республикасы Питрәч районының Яңа Шигали авылында төзелгән 160 урынлы балалар бакчасына ярашлылык турында бәяләмә бирелде. Бинаның гомуми мәйданы 3887,6 квадрат метр тәшкил итә.


8
февраль, 2019 ел
җомга

ТР Премьер-министры Алексей Песошин эшлекле сәфәр белән Яшел Үзән районында булды. Төп максат - Яшел Үзән районы советы һәм Яшел Үзән шәһәре советының уртак утырышында катнашу.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International