ТР Инвестиция-төзелеш баш идарәсе директоры Марат Айзатуллин Казанда төзелеп килүче белем бирү инфраструктурасы объектларын карады.
Беренче булып ул “Соловьиная роща” торак комплексында төзелүче 1224 урынлы мәктәпне карады.
Мәйданы 24 меңнән артык квадрат метрны тәшкил иткән өч катлы әлеге бина дүрт блокка бүленгән: башлангыч сыйныфлар блогы, спорт, иҗтимагый һәм административ блоклар. Беренче катта вестибюль, гардероб, медицина блогы, хезмәт тәрбиясе кабинетлары һәм ашханә урын алачак. Икенчек катта сыйныф-бүлмәләр, актлар залы, китапханә, хореография залы, директор бүлмәсе булачак. Өченче катта сыйныф-бүлмәләр, спорт заллары комплексы һәм укытучылар бүлмәсе планлаштырылган. Шулай ук мәктәптә ике бассейн һәм тамашачылар өчен трибуналар куелган зур спорт залы урнашачак.
Бүгенге көндә объектта эчке бизәү, инженер челтәрләрен кую, бинаны җылыту һәм тышлау эшләре башкарыла.
Алдагы объект – “Весна” торак комплексында төзелә торган 1501 урынлы мәктәп. Булачак биш катлы мәктәпнең мәйданы 31 меңнән артык квадрат метр. Хәзерге вакытта биредә эчке инженер челтәрләре куела, эчке бизәү эшләре бара.
Марат Айзатуллин шулай ук “Весна” торак комплексында мәктәп белән янәшәдә урын алачак 340 урынлы балалар бакчасы бинасының төзелеш барышын тикшерде. Бүгенге көндә төзелеш мәйданында бинаның диварларын торгызу буенча актив эш баша. Булачак балалар бакчасы бинасының мәйданы 8 мең квадрат метр.
Марат Айзатуллин төзелеш эшләрен билгеләнгән вакытта тәмамлау буенча эшләрне көчәйтү һәм объектларны үз вактытында куллануга тапшыру кирәклеген билгеләде.
Объектларны карауда шулай ук “ТР Инвестиция-төзелеш баш идарәсе” ДКУ директорының урынбасарлары Илнур Кәлимуллин, Илдар Рәшитов, проект һәм подряд оешмалары вәкилләре катнашты.