Рөстәм Миңнеханов Саба аграр колледжының яңа бинасын ачуда катнашты

2019 елның 25 феврале, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Саба муниципаль районына эш сәфәре кысаларында ул Саба аграр колледжының яңа бинасын ачуда катнашты.

Колледжда 437 кеше белем ала. Кадрлар авыл хуҗалыгын механикалаштыру, икътисад һәм бухгалтер хисабы, электр белән тәэмин итү, төзелеш, авыл хуҗалыгы техникасын эксплуатацияләү һәм ремонтлау юнәлешләре буенча әзерләнә. 

Яңа бинада 13 аудитория бар, аларда уку лабораторияләре һәм остаханәләр урнашкан, шулай ук анда 370 урынлык актлар залы да бар. 

Рөстәм Миңнеханов төзүчеләргә югары сыйфатлы башкарылган эшләре өчен рәхмәт белдерде. «Заманында без дә монда укыган идек. Әлбәттә, ул чакта уку йорты бу кадәр җайланмалар белән җиһазланмаган иде. Бүген республикада 30дан артык ресурс үзәге бар һәм бусы – иң яхшыларыннан берсе», - диде ул тантанадагы чыгышында. Татарстан Республикасы Президенты шулай ук колледж җитәкчелегенә кирәкле җайланмалар сатып алу өчен сертификат тапшырды.

Аннары Рөстәм Миңнеханов «Saba Arena» яңа спорт комплексына килде. Монда бадминтон, волейбол, мини-футбол уйнау зоналары һәм 272 урынлык трибуналар бар.

Татарстан Президентына хәбәр ителгәнчә, спорткомплекс базасында бадминтон, өстәл теннисы, фехтование, шахмат, мини-футбол һәм волейбол буенча «Саба Ракетка» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе ачарга җыеналар. 

Чарада “ТР Инвестиция-төзелеш баш идарәсе” ДКУ директоры Марат Айзатуллин катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International