Биектау үзәк район хастаханәсе капиталь төзекләндерүдән соң ачылды. Чарада ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров катнашты.
Биектау районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин һәм үзәк район хастаханәсе баш табибы Рамил Зиатдинов белән бергә алар яңартылган һәм заманча җиһазландырылган бинаны карады. Хастаханәдә электрон табло куелган, яңа рентген аппараты урнаштырылган.