19 февральдә, Аксубай районының Иске Кыязлы авылында капиталь ремонттан соң Мәдәният йорты ачылды.
Клуб ачылышында күпсанлы кунаклар, авыл халкы, район җитәкчелеге һәм республика вәкилләре җыелды. Татарстан Премьер-министры Васил Шәйхразиев, район башлыгы Камил Гыйльманов, Татарстан Дәүләт Советы депутатлары Хафиз Миргалимов, Шамил Яһудин һ.б. авыл халкын истәлекле вакыйга белән котлады.
Яңартылган авыл клубы - ул авыл, анда яшәүчеләр, шулай ук республика хакимияте өчен дә зур шатлык, диде Васил Шәйхразиев. "Әгәр авылда ФАП, мәктәп, клуб, юл бар икән, балалар туачак һәм гаиләләр авылда калачак", - диде ул.
Мәдәният йорты узган елның июлендә башланды. Яңа мәдәният йорты 218 тамашачыга исәпләнгән. Биредә авыл китапханәсе урнашкан. Киләчәктә биредә татар милли үзәге булдыру планлаштырыла.
Объектның мәйданы 911,8 квадрат метр тәшкил итә. Капиталь ремонтка бюджеттан 10,2 млн сум акча бүлеп бирелгән.