ЯҢАЛЫКЛАР


6
февраль, 2019 ел
чәршәмбе

Республика клиник туберкулезга каршы диспансер бинасын төзүгә республика казнасыннан 174,9 млн. сум акча тотылган. Биш катлы яңа бинаның мәйданы 1,9 мең квадрат метр тәшкил итә. Проект “Татинвестгражданпроект” ДУП тарафыннан эшләнгән. Төзелеш эшләре заказчысы – ТР Инвестиция-төзелеш баш идарәсе, генераль подрядчысы – “Татлизинг” ДУПсе. ТР Инвестиция-төзелеш баш идарәсе директоры урынбасары Станислав Шырыбыров әйтүенчә, бинаның техник катында махсус җилләтү җиһазы урнаштырылган.

Утырыш башланганчы Рөстәм Миңнеханов Зәй шәһәренең яңа Агросәнәгать паркын карады. Объект үткән елның декабрендә ачылган. Товарлар үз җитештерүчеләреннән, шулай ук Түбән Кама, Мамадыш, Балык Бистәсе һәм башка районнар фермерларыннан килә.


4
февраль, 2019 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасының Тукай районында 140 урынлы балалар бакчасы төзелде. 2,6 мең квадрат метрлы балалар учреждениесе Иске Ерыклы авылында, Солидарная, 17 урамында урнашкан.

1 февральдә «Салават Күпере» торак комплексында 4нче номерлы Балалар шәһәр сырхауханәсенең филиалы ачылды.


28
гыйнвар, 2019 ел
дүшәмбе

Казанда “Салават Күпере” микрорайоны янында тагын бер социаль инфраструктуры объекты – янгын депосы төзелеше тәмамланды. Ул Казанның Киров районында, Залесный бистәсе, Лесопарковая, 19 урамында урнашкан.


24
гыйнвар, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Татьяна Голикова һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда быел август аенда узачак WorldSkills һөнәри осталык буенча дөнья чемпионаты объектларын карадылар.


23
гыйнвар, 2019 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Лениногорск районының Туктар Урдаласы авылында модульле технология буенча төзелгән яңа фельдшерлык-акушерлык пункты ачылды.


18
гыйнвар, 2019 ел
җомга

17 гыйнварда Казан архитектура-төзелеш университеты бинасында Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының коллегия утырышы узды. Коллегиядә ведомствоның 2018 елда эшчәнлегенә нәтиҗә ясалды һәм алдагы 2019 елга бурычлар билгеләнде.


16
гыйнвар, 2019 ел
чәршәмбе

ТР Аксубай шәһәр тибындагы поселогында заманча җиһазланган модульле яңа чаңгы базасын ачу тантанасы узды.


4
гыйнвар, 2019 ел
җомга

Татарстан Республикасы Зәй районының Бохарай авылында  заманча модульле фельдшерлык-акушерлык пункты ачылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International