“ТР Инвестиция-төзелеш баш идарәсе” ДКУ директоры Марат Айзатуллин бүген “Россия тимер юллары” ААҖ вәкилләре белән очрашты.
“РТЮ” ААҖ вәкилләренең Казанга сәфәр максаты - төзелеш белән идарә итү һәм мәгълүмат технологияләре өлкәсендә тәҗрибә уртаклашу. Очрашу барышында Марат Айзатуллин “РТЮ” компаниясе вәкилләренә ТР Инвестиция-төзелеш баш идарәсе эшгчәнлеге, аның максатлары һәм төп фукцияләре турыдна сөйләде.
Фикер алышу вакытында шулай ук аукцион уздыру, подряд оешмалары белән хезмәттәшлек итү турында да сәйләшү булды.