Питрәч районында 160 урынлы яңа балалар бакчасы ачылачак

2019 елның 15 феврале, җомга

11 февральдә Татарстан Республикасы Питрәч районының Яңа Шигали авылында төзелгән 160 урынлы балалар бакчасына ярашлылык турында бәяләмә бирелде. Бу турыда ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең матбугат хезмәте хәбәр итә. 

Объектның төзүчесе - "Татарстан Республикасы Инвестиция-җөзелеш баш идарәсе" ДКУ.  Бинаның гомуми мәйданы 3887,6 квадрат метр тәшкил итә.

Яңа объект проект документациясендә күрсәтелгән барлык таләпләргә җавап бирә. Шулай ук балалар бакчасы аз мобильле төркемнәр өчен яраклаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International