Доклад укыдылар, шулай ук журналистларның сорауларына ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев, Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов, Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Наталья Бутаева, шулай ук Казан шәһәре Башкарма комитетының торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе урынбасары Римма Гарипова җавап бирде.
РФ Төзелеш министрлыгы территорияләрне үстерү фонды һәм «ТКХ Контроле» ТКХ өлкәсендә иҗтимагый контроль Милли үзәге белән берлектә «Иң яхшы йорт. Иң яхшы ишегалды» конкурсын башлап җибәрде. Конкурста тормышка ашырылган практикалар, технологияләр, шулай ук идарә карарлары тикшереләчәк.
Татарстанда торак төзелеше еллык планның 69% ка үтәлгән. 1 млн 913 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.
1 июльдән Татарстанда коммуналь хезмәтләрнең барлык төрләре дә кыйммәтләнәчәк. Республика халкы яңа тарифлар белән түләү документын август аенда алачак. Тарифлар үзгәрү Россия һәм Татарстан Республикасында социаль-икътисади үсеш фаразлары кысаларында булачак, ул 6,2% тан артмаячак.
2022 елның 29 июнендә ТАСС матбугат конференциясе кысаларында Казанда 5-8 октябрьдә узачак халыкара төзелеш чемпионатын үткәрү концепциясе тәкъдим ителде. 2022 елда чемпионат «Россия – мөмкинлекләр иле» платформасы проектлары линейкасына кушылды, ул заманча шартларда яңа үсеш стратегияләрен гамәлгә ашыру кысаларында мөһим вакыйга булды.
Бүген ТАСС матбугат үзәге мәйданчыгында II Халыкара төзелеш чемпионатының әзерлек этапларына багышланган онлайн матбугат конференциясе узды. Чараны оештыру һәм үткәрү сорауларына ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов җавап бирде.
Социаль ипотека программасында катнашучылар ана капиталыннан файдалану мөмкинлеген алды. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт торак фондының башкарма директоры урынбасары Булат Гилманов хәбәр итте.
29 июньдә ТАСС матбугат үзәге мәйданында (Мәскәү шәһәре) 5-8 октябрьдә Казанда 2022 елгы халыкара төзелеш чемпионатын үткәрүгә багышланган матбугат конференциясе узачак.
ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин ТР Хөкүмәт Йортында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узган киңәшмәдә күп фатирлы йортларга капиталь ремонт ясау программасы турында хисап тотты.
Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин «Иннополис» МИЗ объектларын проектлаштыру һәм төзү мәсьәләләре буенча күчмә киңәшмә үткәрде.
Фикер алышуда ТР Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов, ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Рафар Шакиров, «Иннополис «МИЗ» АҖ җитәкчеләре, Иннополис шәһәре мэриясе, проект һәм подрядчы оешмалар һ.б катнашты.