«Сандугач» торак комплексында социаль ипотека буенча тагын өч йорт нормаларга туры килү турында бәяләмә алды

2022 елның 22 июле, җомга

Татарстан Республикасының Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясе тарафыннан Казан шәһәренең «Салават Күпере» торак районындагы «Сандугач» торак комплексында яңа йортларга проект документларының туры килүе турында бәяләмә бирелде.

Әлеге объектлар «Социаль ипотека» дәүләт программасы кысаларында төзелгән һәм хәзерге вакытта файдалануга тапшыру өчен әзер.

Йортларны төзүче - «Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды»   Төзелеш контролен «Казан шәһәре ИК МБ капиталь төзелеш һәм реконструкция идарәсе» башкара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International